Татар мәгарифе порталы
Сез монда
22 ноябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин концерты булачак. 60 яшьлек юбилеена багышланган җыр кичәсендә артистның иҗатташ дуслары да катнаша.
Гомерен җыр сәнгатенә багышлаган Мирсәет аганың җыр бәйрәме халык, композитор һәм үзе иҗат иткән җырлар, тәбрикләүләр белән үрелеп барачак.
Мирсәет Сөнгатуллинның репертуарында халык җырлары өстенлек итә, чөнки җырчы кечкенә чагыннан ук шул халык җәүһәрләренә мөкиббән булып үсә. Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйроваларны радиодан йотлыгып тыңлый торган була ул. Ә инде 1960 елларда “кара кәләпүшле” радиодан Илһам Шакировны җырлата башлыйлар. Яшь Мирсәет күңелендә “Их, шулар кебек җырлыйсы иде” дигән фикер йөгереп уза. Ләкин ничек инде авыл малае кеше янында авыз тутырып җырласын ди? Ояла үсмер егет. Шулай да, ялгызы калганда урманга барып, күкрәк киереп радиодан ишеткән озын көйле әсәрләрне яңгырата башлый. Урманда беркем юк, җитмәсә, тавыш та яңгырап чыга, әллә кайларга омтыла да, кайтаваз булып Мирсәет колагына килеп бәрелә.
Дүртенче классны тәмамлаган чагында инде ул кошлар белән узыштан “концертлар” куя башлый. Ә берзаман нәни җырчыны тыңлап торганнар. Менә шуннан соң аңарга мәктәп концертларында да чыгыш ясарга туры килә башлый инде.
Тәүге кат кеше алдына чыгып сузып җибәргәнен Мирсәет абый бүген дә хәтерли. “1965 елның 29 октябрендә - Комсомол көненә авыл сәхнәсенә чыгып баянсыз гына Фәтхеррахман Әхмәдиевның “Чистай вальсы”н башкардым. Менә шул көннән бирле сәхнә үзенә бөтереп алды да инде мине. Башта авыл сәхнәсендә, аннары Сабан туе бәйрәмнәрендә җырларга керештем, конкурсларда катнаша башладым...“, - ди ул үзе.
Җырга сәләт нәселдән-нәселгә күчә, диләр. Мирсәет Сөнгатуллин җырга мәхәббәтне әнисеннән күчкәндер, дип саный. Борынгы Болгар җирләрендә - Спасс районының Чәчәкле авылында үскән бит аның әнисе . Ә Мирсәетләр Әлки районы Борнай авылында яшәгәннәр. Монысы да чал тарихлы төбәк. “Миңа тамырларым бик тирәндә сыман тоела. Җыр-моң гасырларны, чорларны тоташтыра, якынайта. Борынгырак көйләрне яратам, салмак көйләрне. “Безнең татар авызын яфрак калынлыгы гына ачып җырлый” дигәндә, Тукай шундый көйләрне күздә тоткандыр”, - ди халык артисты.
Зур, профессиональ сәхнәгә Мирсәет Сөнгатуллин урау юллар аша килә. Казанның музыка училищесына керә, әмма торырга урын булмаганлыктан, документларын кире алырга туры килә аңа. Урам уртасында аптырап басып торганда, авылдашын очрата. Тегесе үзе укый торган җиргә кодалый. Торыр җире бар, ашаталар, эчертәләр, кием дә бирәләр әле дигәч, ташчы һөнәрен үзләштерергә ният кыла егет. Шуннан соң берара Казанда йортлар салып йөри, армиядә хезмәт итеп кайта, Чаллыда эшли башлый. Яшьләр оештырган концерт-тамашалар монда да Мирсәеттән башка узмый. Чаллы Сабан туенда “Тәфтиләү”не җырлап торганда аңа консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов игътибар итә. “Тавышың әйбәт, буй-сының да бар. Сиңа укырга кирәк, консерваториягә кил. Ә синең кебек җырчылар татар сәхнәсенә кирәк. Мондый тавышлылар татарда да, руста да сирәк туа. Илһам абыең Шакировлар кебек халык артисты булачаксың!” - дигән тәкьдим күңеле моң белән тулган егетнең алдагы тормышын 100 процентка үзгәртә дә куя.
Мирсәет Сөнгатуллин кай тарафка гына барып чыкмасын, үз җырына сусаган татар халкы, шифалы яңгырга тиенгән чәчәк сыман сихерләнеп, аның күңел моңнарын тыңлый. Татар халык җырларын актив пропагандалавы, милли музыка сәнгатен үстерүе, аны яшәтүгә көч куюы өчен атаклы артистыбыз “Әл-фәхр” премиясенә лаек булды (андый мәртәбәгә лаек булучылар Татарстанда юк дәрәҗәсендә – автор). Мирсәетебез - халык җырларына тугрылык тотып моң сакчыларыннан шанлы эстафетаны кабул иткән сәнгатькәр. “Шәле тәрәзәләре,” “Әлкием”, “Алимәкәй” җырларын халыкка үз тавышы белән сеңдергән, “Эскадрон”, “Уел”, “Тәфтиләү” кебек халык әсәрләрен исә үз аһәңнәре аркылы тыңлаучыга ирештерә алган Мирсәет Сөнгатуллинның халык иҗатына үз карашы бар:
- Татар халык җырларын башкару өчен киң күкрәк, киң тавыш кирәк. Сулышны да дөрес алу мөһим. Чыннан да, кайбер эстрада җырчылары аны башкара да алмый торгандыр. Җырлый алганнары да репертуарыннан төшереп калдыра, ләкин бу дөрес күренеш дип санамыйм. Халык җырларын, киресенчә, күбрәк яңгыратырга кирәк. Безне башкалардан аерып тора торган төп үзенчәлек тә шул халык җырларында бит инде. Халыкныкын халыкка гел ирештереп тору әһәмиятле. Милләттәшләр озын көйләрне аңлап, тыңларга иренә башлады, тизлек, шаянлыкка өстенлек бирү сизелә. Анысы да бар. Тик шунысы куандыра: “Яңа гасыр” телевидениесендә ретро-концертларда халык әсәрләре яңгырый. Элеккеге композиторларыбыз Сара апа Садыйкова, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Нәҗип Җиһановлар җырларын җырламыйлар. Аларның әсәрләре колакка керми башлады, димәк алар югала дигән сүз. Ә моңа юл куярга ярамый! Шәхсән үзем алар әсәрләреннән генә торган музыкаль җыентыклар чыгарган идем. Онытыла барган татар композиторларының җырларын концертларыма кертергә тырышам. Шундый бер көн килеп, үзебезнең милли көйләребез бик популярлашып, киң катлам тыңлаучыларда зур кызыксыну уятачагына ышанам әле мин, - ди Мирсәет Сөнгатуллин.
Мирсәет ага үрнәк гаилә башлыгы буларак та мәгълүм шәхес. Хатыны Кадрия ханым белән алар Алмаз исемле егет тәрбияләп үстерде. Уллары да милли тәрбиядән коры калмаган. Татар гаиләләренә хас гореф-гадәтләрне кечкенәдән үзендә сеңдереп үскән Алмаз. “Һәр ата-ананың бурычы - балага иң әүвәл үз телеңне өйрәтү. Тәртип ягын да онытмаска кирәк, нәрсә яраганны, нәрсә ярамаганны бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш”, - дип саный Сөнгатуллиннар.
Алмаз музыкаль белемне Мәскәүдә алган. Укуын кызыл дипломга тәмамлаган. Опера җырчысы булырга әзерләнсә дә, халык җырларын да җиренә җиткереп башкара. Чит телләрдә дә шартлатып җырлап бирә ала. Хәзер аспирантурада укый. Хыялында Италиягә барып, сабак алып кайту теләге дә бар икән.
Артист хатыннары җиңел яши дисәләр, нык ялгышалар. Көнләшүчеләр, тормыш бозарга теләүчеләр дә юк түгел бит. Мирсәет абый бу урында үз башларыннан узган бер вакыйганы сөйләп бирде: “Менә берзаман хатынга шалтыраталар: “Кадрия, мин Мирсәеттән бала көтәм!” - дип. Хатын да югалып калмаган: ”Мирсәетнең шулай инде, биргәнне ала торган гадәте бар”, - дип кенә куйган. Шуннан беркем дә шалтыратмады. Үзара аңлашып яшәү булмаса, сәнгать кешесе гаиләле тормышта яши алмый ул. Мин үзем дә Кадриягә көнләшергә сәбәп чыгарганым юк. Озак еллар инде килешеп, яратышып, бер-беребезгә терәк булып яшибез”, - дип шөкер кыла җырчы.
Үзен зурдан кубып композитор дип санамаса да, Сөнгатуллин иҗатында үзе көйгә салган җырлар да шактый. Күңелне айкатып алырлык шигырь укыса, аның нәтиҗәсе, һичшиксез, ноталарда чагылыш таба. Бик күп авыл көйләре дә нәкъ шулай туган Мирсәет ага күңелендә.
150гә якын татар халык җырларын, 200дән артык эстрада җырларын дискта чыгарган иҗатчы чын сәнгать - дәүләт яклавына мохтаҗ, дип саный. “Зур спортка булышлык бар, ә нишләп әле мәдәнияткә дә аны күрсәтмәскә ди? Республика күләм милли фольклор үзәге ачып, балаларны кечкенәдән үк милли сәнгатькә авызландырырга иде. Татар музыка серләрен өйрәтү, халык уен коралларында уйнарга өйрәтү оештырылсын иде. Мәсәлән, башкортларда баланы милли курайда уйнарга кечкенәдән өйрәтәләр. Нишләп әле бездә дә тальян, кубыз, курай һ.б. уен кораллары буенча дәресләр кертмәскә? Менә бу дәресләрне фольклор үзәге оештырып, шунда өйрәтә башласалар, тормышымдагы зур хыялларымның берсе тормышка ашар иде”, - дип хыяллана бүген юбиляр үзе.
Фикерләр
Алим
23 Ноябрь, 2014 - 13:57
Permalink
Мирсэет абый белэн ничек элемтэгэ чыгып була?
Аксубай жыры кирэк иде