Татар мәгарифе порталы
2013 елның 7-8 нче ноябрендә Чистай муниципаль районы мәгариф бүлеге “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр куллану ” темасына оештырылган төбәкара семинарга Башкортостан Республикасыннан кунаклар кабул итте. Семинарның беренче көне Чистайның 5 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында үткәрелде. Биредә 100 дән артык кеше катнашты.
Семинар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның төбәкара семинарда катнашучыларга төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда уңышлар теләп җибәрелгән сәламләү хатын уку белән башланды. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Нәбиуллин Госман Әнвәр улы килгән кунакларны сәламләде һәм районда милли мәгарифне үстерүнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарның темасы буенча чыгышлар ясады һәм мастер-класслар күрсәтте. Башкортостан Республикасы Миякә районы Уршакбашкармалы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ф. Нурмөхәммәтова дәресләрдә яңа технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
8 нче ноябрьдә семинар Чистайның 2 нче гимназиясендә дәвам итте. Семинар эшендә Каргалы гимназиясе, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары да катнашты. Укытучылар татар теле һәм әдәбияты укытуда инновацион технологияләрне нәтиҗәле һәм сыйфатлы куллану алымнарын тәкъдир иттеләр.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге вәкиле, “Чын мирас” җурналы баш мөхәррире һәм хезмәткәрләре катнашты.
Башкортстан делегациясен Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Тәлгатович Әхмәтҗанов кабул итте. Шулай ук Яуширмә (Кутлушкино) авылында урнашкан Гаяз Исхакый музеена экскурсия оештырылды.
Семинарның эшенә йомгак ясау барышында Башкортостан Республикасыннан килгән вәкилләр әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләделәр, үзләре өчен файдалы методик ярдәм алуларын һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын хәбәр иттеләр.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru