Татар мәгарифе порталы
ТРда муниципалитетлар башлыклары укулары дәвам итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе район башлыклары өчен программаның икенче модуле ачылышында катнашты.
Татарстанда муниципалитетлар башлыклары укулары дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыклары өчен программаның икенче модуле ачылышында катнашты.
Укуларның икенче модуле муниципаль берәмлек башлыгының профессиональлегенә һәм җәмгыять-сәясәт эшлеклесе буларак шәхескә багышлана. Фәрит Мөхәммәтшин лекция тыңлаучылар алдында территориядә уңай иҗтимагый-сәяси хәл урнаштыруда муниципаль район башлыкларының роле турында лекция укыды. Бу хакта ТР Дәүләт Совтеның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
Республика парламенты җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеше, салым-бюджет сәясәте, хакимиятләр арасында вәкаләтләр, милли һәм дини экстремизмга каршы көрәш турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин 2014 елда ТР Дәүләт Советына сайлаулар һәм 2015 елда ТР Президенты сайлаулары белән бәйле рәвештә партия-сәяси вәзгыятькә аерым игътибар бирде.
Закон чыгару эшенә килгәндә, муниципаль хакимият закон инициативасы хокукы белән тулысынча файдаланмый, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Бу тенденция парламентның 4 чакырылышы буенча дәвам итә. Республика парламенты спикеры район башлыкларын бу эшкә актив катнашырга чакырды.
“Безнең команда бердәм. Без – иң көчле командалы төбәкләрнең берсе”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашу ахырында һәм киләчәктә район башлыклары белән бергә нәтиҗәле эш алып бару зарурлыгын белдерде.
Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе актуаль проблемаларга һәм муниципаль районнар эшчәнлегенә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Искәртеп узабыз, республика муниципалитетлары укуларын ТР Президенты Аппараты һәм Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципль идарәсе югары мәктәбе оештыра.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru