Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа сезонны “Алтын көз” комедиясе премьерасы белән башлап җибәргән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзе дә иҗат гомеренең көзенә керде. Узган атнада тинчуринлылар якын дуслары, хезмәттәшләре, кадерле тамашачылары белән театрның 80 еллык олуг юбилеен каршылады.
Бер гасырга якын вакыт аралыгында халык белән иңгә-иң атлаучы театрның сагынып искә алырлык үткәне, горурланып телгә алырлык бүгенгесе һәм өмет белән көтәрлек, ышанычлы киләчәге бар. “Театрыбыз сәхнәсе – тарих сәхнәсе. Театрның һәр спектакле зур вакыйга, тамашага әверелә. Тинчуринлыларның ихлас, тирән мәгънә салып уйнаулары мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне саклауга зур өлеш кертә”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
1933 елның 6 ноябрендә халык соравы буенча колхоз-совхоз театры буларак оешкан коллектив Бөек Ватан сугышы елларында да эшчәнлеген туктатмый. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова, елның нинди фасылы булуына карамастан, тинчуринлыларның һәрвакыт юлда булуын искә алды.
– Без барган бик күп авылларда: “Күчмә театр безгә кайчан килә инде? Килсә, кунакханәдә дә тотмас идек, үзебездә генә кунак итәр идек”, – дип әйтә торганнар иде. Тамашачыны шулкадәр яраттырган театр бу, – дип иҗатташ дусларына соклануын яшерми Роза ханым.
Сиксән ел буе әнә шул рәвешле халык белән бер сулышта яшәгән коллектив театр сөючеләрне даими рәвештә яңадан-яңа спектакльләре белән сөендереп тора. Шул вакыт эчендә театр татар милли сәнгатенең алтын баганасын тәшкил иткән Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек талантлы авторларның пьессаларын сәхнәләштерде. Тинчурин театрының иҗат коллективы төрле елларда атаклы режиссерлар – Гали Ильясов, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Рәшит Заһидуллиннар белән эшләде.
Сиксән еллык тарихның дүрттән бер өлешендә бу театрның баш режиссеры булып хезмәт иткән Рәшит Заһидуллинның да театр үсешенә керткән өлеше бәхәссез. Яңа режиссер белән бергә килгән яңа сулышны артистлар гына түгел, моңа кадәр мелодрамалар карап юанган, хәзер инде комедия, сатирик һәм эпик жанрдагы әсәрләргә йөри башлаган тамашачы да сизгәндер. Юбилей тантанасында Римма Ратникова талантлы режиссерга “Тумашевлар, Сираҗиевларның эшен дәвам итүче” дигән олы бәя бирде.
Бар гомерен сәхнәгә багышлаган фидакарь, үз эшенең остасы булган талантлы артистларыннан башка театр турында, гомумән, сүз йөртеп булмас иде. Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова кебек халык мәхәббәтен яулаган артистлар белән беррәттән театр талантлы яшьләре белән дә мактана ала. Артист дигән иҗат кешесенең фидакарьлеген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә билгеләп үтте. “Артист сәхнәгә акча өчен чыкмый. Аның күңеле бай. Бөтен максаты – халык белән аралашып, ихлас күңелдән үзенең бөтен күңелен, йөрәген тапшыру”, – дип ассызыклады ул.
Тинчурин театрының фидакарь талантлары юбилей кичәсендә иҗатларына зур бәя алды. Театр сәнгатенә керткән өлеше өчен Исламия Мәхмүтова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Яшь талант Гөлназ Нәүмәтовага “ТРның атказанган артисты” исеме бирелде. ТРның халык артисты Ләлә Миңнуллинага һәм ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновка Президентның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Яңа сезонда тинчуринлылар яңа “тимер ат”та җилдерәчәк. Юбилей кичәсендә Тинчурин театры коллективына ТР Президенты исеменнән “КамАЗ” автомобиле алу өчен сертификат бирелде.
Чыганак: http://www.vatantat.ru