Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2013 елның 31 октябреннән 3 нче ноябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә Мәскәү хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән икенче ачык “WorldSkills Russia Мәскәү – 2013” чемпионаты узды.
Чемпионатның максаты: эшче һөнәрләр һәм квалификацияле эшчеләрнең дәрәҗәсен күтәрү; яшьләрне экономиканың җитештерү секторларына тарту; милли, халыкара таләпләргә җавап биргән, профессиональ компетенлыкка юнәлтелгән махсус профессиональ белем бирү һәм эшче һөнәрләр буенча профессиональ стандартларны камилләштерү.
Чемпионатта Россиянең 23 өлкәсеннән 247 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы командасы данын урта һөнәри урта белем бирүче уку йортларыннан җыйналган укучылар 10 төп компетенция буенча якладылар: ЧПУ станокларында фрезерлау эше, ЧПУ станокларында токарьлык эше, мехатроника, повар, автомеханик, машиналарга кузов ремонты, аудиовизуаль технология, веб-дизайн, эретеп ябыштыру, чәштараш эше.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча алда санап үтелгән компетенцияләр арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Алар 2015 елда Сан-Паулода (Бразилия) узачак WorldSkills International Милли чемпионатта катнашачак.
ЧПУ станокларында фрезерлау эшен башкару компетенциясе буенча 1 урынны Урта һөнәри белем бирүче дәүләт бютжет мәгариф учреждениесе “В.Д.Поташов исемендәге техник колледж” студенты Хайдаров Ильнар Ильгизович яулады.
Автомеханик компетенциясе буенча 1 урынга Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе «Түбән Кама агропромышленность колледжы» студенты Казаньков Андрей Вячеславович лаек булды.
Чәштараш эше компетенциясе буенча 1 урын урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе «41 нче номерлы профессиональ колледж» студенты Аширова Татьяна Александровнага бирелде.
ЧПУ станокларында токарьлык эше компетенциясе буенча 3 урын урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Яр Чаллы политехник колледжы” студенты Лоскутов Антон Сергеевичка бирелде.
Машиналарга кузов ремонты компетенциясе буенча “Югары дәрәҗә мастерлык” медаленә урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Кама дәүләт автомеханика техникумы” студенты Попов Максим Михайлович лаек булды.
Мехатроника компетенциясе буенча “Югары дәрәҗә мастерлык” медален Урта һөнәри белем бирүче дәүләт бютжет мәгариф учреждениесе “Л.Б. Васильев исемендәге Кама политехник колледжы” студентлары Смирнов Дмитрий Сергеевич һәм Амиров Роберт Альбертович яуладылар.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat