Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда «Клавиатурада СОЛО» программасы турында белмәүчеләр сирәктер. Хәзерге вакытта халыкның күбесе нәкъ менә әлеге курсларны үзләштерү белән мәшгуль. Әгәр дә андагы биремнәрнең барысын да уңышлы башкарып чыксаң, һичшиксез, клавиатурада текстны «сукыр» метод белән һәм тиз җыярга өйрәнәчәксең, янәсе.
Проектка агымдагы елның август аенда старт бирелде. Курсларның төп максаты - республикада клавиатура белән оста һәм тиз эшли белүчеләрнең санын арттыру, дип белдергән иде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин «Клавиатурада СОЛО» программасына багышланган журналистлар белән очрашуда.
Бактың исә, бу ысул белән эш итүчеләр текст язу өчен 5 тапкырга азрак вакыт сарыф итәләр икән. Әле алай гына да түгел, бу рәвешле эшләү кешенең арыганлыгын 5-6 тапкырга киметә, хата ясау мөмкинлеге дә 10 тапкырга азая. Ә менә эшнең җитештерүчәнлеге исә, киресенчә, 10-15 процентка арта.
Проектка старт бирелгәч, республиканың район һәм шәһәр башлыкларына халыкның әлеге онлайн-мәктәптә катнашуын тәэмин итү бурычы куелды. Нәтиҗәдә, сайтта Татарстаннан барлыгы 28,5 меңгә якын кеше теркәлде. Араларында 20 категория вәкилләре - 11 сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре һәм башкалар бар. Алар 100 биремнән торган курсны 1 ноябрьгә кадәр узып бетерергә тиеш иде.
Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта «Клавиатурада СОЛО» он-лайн мәктәбен 28,5 мең кешенең нибары 2900е генә тулысынча тәмамлаган әле. Калганнарына исә алга таба да тырышырга туры киләчәк.
Курсны тәмамлаучылар саны шактый аз булуга да карамастан, 1 ноябрь көнне республикада «СОЛО» конкурсы башланып китте. Анда он-лайн мәктәптә укучы һәркем катнаша ала. Моның өчен solo.tatarstan.ru сайтының өске өлешендәге «конкурста катнашырга» дигән төймәгә басарга һәм махсус тест узарга кирәк. Бу эшне 10 ноябрьгә кадәр башкару сорала, чөнки алга таба бәйгенең финал өлеше башланып китә. Анда махсус биремне иң яхшы башкарган кешеләр генә катнаша алачак. Оештыручылар һәрбер категориядән шундый ун укучыны сайлап алырга тиеш.
Супер-финал исә 15 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Финалда җиңү яулаган укучыларга 50, 30 һәм 20 мең сумлык ноутбуклар тапшырылачак. Ә супер-финал лидерларын исә 100, 80 һәм 50 мең сумлык бүләкләр көтә.
Әлбәттә, хәзерге вакытта «Клавиатурада СОЛО» программасы буенча укучы 30 меңгә якын татарстанлының барысы да әлеге курсларны теләп һәм җиренә җиткереп башкара дип булмый. Араларында әлеге «сукыр» методны дөрес итеп үзләштерүчеләр белән беррәттән 100 биремнең барысын да ун бармак урынына бер бармак белән эшләп чыгучылар да бар. Алар өчен иң мөһиме - тизрәк бетереп, артык эштән котылу. Күпләр исә «эшләр идем, вакыт юк», дип зарлана.
Шулай да, республикада бу проектның көннән-көн популярлаша баруы да бәхәссез. «Сукыр» ысулга өйрәнергә теләүчеләр дә артканнан-арта. Бактың исә, «Клавиатурда СОЛО» проекты вәкилләре андыйлар турында да кайгырткан икән.
- Аларга solo.tatarstan.ru да түгел, ә nabiraem.ru сайтында теркәлергә кирәк. Аннары сайтта күрсәтелгән номер буенча безгә шалтыратсыннар. Иң мөһиме, бары тик Татарстан халкы гына бу проектта бушлай катнаша ала», - дип белдерде «Intertat.ru» сайтына «Клавиатурада СОЛО» программасының Мәскәүдәге вәкиле.
Аның сүзләренә караганда, әлеге хезмәт яңа елга кадәр түләүсез булачак. Шуңа күрә, теләге булганнарга хәзердән үк сайтта махсус теркәлү узып, он-лайн мәктәптә укый башларга киңәш ителә.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat