Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1. МАКСАТ
Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.
2. БУРЫЧЛАР
• Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
• Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү;
• Иҗатта үз - үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
• Балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү;
• Милли мәдәниятне һәм гореф гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.
3. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ УРЫНЫ ҺӘМ ВАКЫТЫ
Бәйге өч этапта үткәрелә:
I этап – 2013 елның 20 декабренә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр җибәрелә:
Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58, 304нче офис;
тел/факс: (843) 231-81-54
е-mail: mc-idel@yandex.ru
II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү.
III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.
4. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАР
• Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы;
• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.
5. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия Федерациясенең регионнарыннан булган, үз регионнарының милли тормышында актив катнашкан, региондагы һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.
6. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУНЫҢ ТӘРТИБЕ ҺӘМ ШАРТЛАРЫ
Эшләр бәйгенең тематикасына туры килергә тиеш. Бәйгегә төрле сурәтләү техникасы белән башкарылган эшләр кабул ителә (акварель, май, графика һ. б.)
Эшләр А3 (30х40 см) форматыннан кечкенәрәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем – фамилиясе, әтисенең исеме, яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелә. Укытучысының исемен, фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтү дә кирәк.
Авторның бары тик үзе, мөстәкыйль рәвештә башкарган эшләре генә кабул ителә, эшләрнең күчерелмәләре бәйгедә катнашмый.
Эшләрне паспартуга урнаштыру кулай. Эшләр рецензияләнми, бәйге төгәлләнгәннән соң кире кайтарылмый һәм оештыручылар иркендә кала.
Оештыручылар катнашучыларга автор хокукларын саклауны гарантияли.
7. БӘЙГЕДӘ КАТНАШАЧАК ЭШЛӘРНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫ
Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук, татар әдәбиятенә юнәлдерелгән рәсемнәр: классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.
Бәйгедәге эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:
— сәнгать ягыннан сыйфаты;
—бәйге тематикасына туры килүе;
— иҗади карар.
8. БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Жюри лауреатларны ачыклый һәм бүләкләрнең зурлыгын, формасын һәм күләмен билгели.
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Чыганак: http://mc-idel.ru/tt