Татар мәгарифе порталы
Сез монда
7 ноябрь көнне Камал театрында булачак Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектакле премьерасы киң колачлы сәнгати чишелеше белән тамашачыларны җәлеб итәчәк: махсус шушы спектакль өчен 70 тәгәрмәч ясалган һәм... трамвай.
Галиәсгар Камалның “Банкрот” пьесасында вакыйгалар XX йөз башында, тарихи үзгәрешләр чорында бара. Бу яңарыш дәвере: төрле уйлап табулар, баш әйләндергеч авантюралар белән кешелекнең башкача бер рухта яши башлаган чоры. Спектакльдәге төп персонаж Сираҗетдин көн дә шулар хакында яңа гәзитләрдән укып тора һәм бу хәлләрдән читтә кала алмый.
Спектакльнең рәссамы - Россиянең атказанган, Татарстанның халык, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов әлеге куелышның барлык серләрен дә ачып бетерми. «Бер секундка гына XX йөз башын күз алдыгызга китереп карагыз әле: шәһәр урамнарында беренче трамвай барлыкка килә, самолет уйлап табыла, яңа вакытлы матбугат басмалары дөнья күрә… Тирә-якта мондый кискен хәрәкәт башлану - ул чор кешеләре өчен гадәти булмаган күренеш. Дөнья белән алгарыш идарә итә. “Банкрот”тагы һәр деталь шул хакта сөйли. Хәтта спектакльдәге өстәл дә шул шаулы, ашкынулы дөньядан. Ул гадәти генә, дүрт аякта утырган өстәл була алмый, чөнки ул да яңарыш һәм туктаусыз хәрәкәт символы. Шуңа да өстәлне сәхнәгә күтәреп түгел, ә тәгәрәтеп чыгаралар», - ди Сергей Скоморохов.
«Банкрот» киң колачлы сәнгати чишелеше белән тамашачыны җәлеб итәчәк. Премьера өчен театр махсус табигый зурлыктагы трамвай ясата. Ул спектакльдә шактый күп функция башкарачак. Бер мизгелдә хәтта ул кино күрсәтүче экранга да әверелә. Шулай ук тамашачылар сәхнәдә 70 тәгәрмәч, 5 читлек, 16 урындык һәм 7 квадрат метр зурлыктагы өстәл күрәчәкләр.
Искәртеп үтәбез: 7 ноябрьдә, күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, традиция буенча, Камал театрында сезонның төп премьерасы – Фәрит Бикчәнтәев куелышында Галиәсгар Камалның «Банкрот» комедиясе. Премьера татар драматургиясе классигы Г.Камалның тууына 135 ел тулуга багышлана. Спектакльдә Сираҗетдин ролендә – Радик Бариев, хатыны Гөлҗиһан ролендә – Ләйсән Рәхимова.
Чыганак: http://www.kamalteatr.ru