Татар мәгарифе порталы
Яшьләрне тәрбияләүдә рухи-әхлакый проблемаларга кагылган һәм экранлаштыру ягыннан ярашлы булган әсәрләр эзләү әлеге конкурс өчен өстенлекле.
Татар телендә иң яхшы кыска метражлы телевизион фильмнар сценариен сайлап алу максатыннан, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм агентлыгы белән “Яңа гасыр” ТРК”ААҖ республикакүләм конкурста катнашуга заявкалар кабул итә.
Моның өчен заявка һәм материалларны 30 ноябрьгә кадәр film@tatmedia.com электрон яки “420066, ТР, г. Казань, ул. Декабристов, 2, Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям “Татмедиа”, 6 этаж, кабинет отдела СМИ” почта адресы буенча тапшыру кирәк була.
Аерым алганда, әлеге конкурс, авторларны татар халкының рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен чагылдырыла торган татар телле фильмнар иҗат итүгә этәрү максатыннан, гамәлгә куелган. Яшьләрне тәрбияләүдә рухи-әхлакый проблемаларга кагылган һәм экранлаштыру ягыннан ярашлы булган, мавыктыргыч һәм нечкәлекләре эшкәртелгән сюжетлы әсәрләр эзләү әлеге конкурс өчен өстенлекле булып тора, дип игълан итә “Татмедиа” агентлыгы.
Конкурска тапшырыласы сценарийларның моңарчы басылмавы, экранга чыгарылмавы, сәхнәдә куелмавы шарт. Ә тематикасы ягыннан, ММЧ турындагы Законда тыелганнардан (мәсәлән, дәүләт яки закон белән махсус сакланыла торган башка сер, террористик эшчәнлеккә өндәгән яисә терроризмны, экстремизмны аклаган, порнографияне, көчләү һәм рәхимсезлек культын пропагандалаган, сүгенү булган) тыш, чикләр юк.
Иҗади ярышта катнашу теләге булганнар өчен әлеге агентлык сайтында http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/info.php?id=586522 конкурс кагыйдәнамәсе һәм заявка бирү үрнәге бирелгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru