Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Казан Евразия форумын үткәрү мәйданына әверелде. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты Лобачевский фәнни китапханәсенең конференц-залында «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү» I Евразия фәнни форумы узды. Бу чараны оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты, Россия Ислам университеты һ.б. бар.
Һичшиксез мондый форумның географиясе дә киң. Җыенда Израиль, Төркия, Иран, Швейцария, Украина кебек илләрдән, Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Бирск, Якутск, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Чистай, Оренбург, Иске Оскол, Ростов-на-Дону кебек Россия шәһәрләреннән билгеле шәһесләр, фән эшлекләре катнашты.
Конференцияне Казан дәүләт университетының фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев башлап җибәрде. Аның сүзләренә караганда, табигать фәннәре тормышыбыз уңайлы булсын өчен, ә гуманитар фәннәр тормышның үзе булсын өчен кирәк. “Нанофәннәр уйлап табырбыз, ләкин бер-беребез белән килешеп яши алмасак, фәнни прогрессның кирәге калмаячак”, - диде Данис Нургалиев.
Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргин үзенең “Татарстан һәм Төркия: мәдәниятларның өзелмәс бәйләнеше” дигән доклады белән форумның пленар өлешен башлап җибәрде. Чыгышында ул Төркия белән Татарстан арасындагы күптәнге дуслыгын ассызыклады. Бу сәясәт, мәдәният, сәүдә өлкәсенә дә кагыла. Әхмәт Эргин Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Әхмәт Тимер, Баттал Таймас кебек шәһесләрнең Төркиядә тормыш итеп ике халыкка да хезмәт итүләрен, Россия Федерациясендә Төркиянең беренче консуллыгы нәкь менә Татарстан Республикасында барлыкка килүен дә билгеләп үтте.
Алга таба “Иран һәм Татарстан: мөнәсәбәтләр тарихы һәм бүгенге хәл” исемле чыгышы белән Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы икенче киңәшчесе Баһрам Таһири сүз алды. Аннан соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Индус Таһиров советтан соңгы чорда милли хәрәкәтләр һәм милли автономияләр эшчәнлеге анализына тукталды.
Форумның беренче көнендә «Евразия тикшеренүләре» фәнни һәм «Евразия горизонтлары» иҗтимагый-сәяси кебек журналлар тәкъдим ителде. Форумның эшчәнлеге бу көнне «Евразия киңлегендә татар халкы», «Цивилизацион низаглар һәм аларны чишү юллары», «Евразиядә социаль-гуманитар фәннәр һәм мәгариф системасы», «Евразия төбәкләрендә сәяси процесслар һәм трансформацияләр», «Евразия цивилизацияләрен фәлсәфи аңлау» дигән секцияләрдә узды. Биредә Израиль, Төркия, Иран, Украина, Россия галимнәре чыгыш ясады. Шул ук көнне форум кысаларында «Евразия тикшеренүләре» фәнни һәм «Евразия горизонтлары» иҗтимагый-сәяси кебек журналлар тәкъдим ителде. Ә 2нче июль көнне «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү» I Евразия халыкара конференциясенең эше шулай ук секцияләрдә дәвам итте. Казан галимнәре белән беррәттән Төркия, Иран, Үзбәкстан галимнәре чыгыш ясады. Барлыгы конференция барышында 11 тематик секция эшләгән.
Фотосурәттә: форумнан бер күренеш.
Алия Галимуллина фотосурәте.