Татар мәгарифе порталы
Чаллы шәһәренең “Асылташ” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар узган ял көннәрен бик озак күңелләрендә саклар әле. Алар янына бу көнне танылган спортчы, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев килде.
Балалар мәртәбәле кунакны бик сөенеп каршы алды. Кунак алдында каушап калучы балалар да булды. Ләкин алар үзара бик тиз уртак тел тапты. Егет-кызлар бер-берләрен уздыра-уздыра спортчыга тормышлары, укулары, спорт һәм иҗади өлкәләрдә ирешкән уңышлары турында сөйләде. Үзәктә тәрбияләнүче яшь спортчылар Николай Валуевка самбо буенча осталыкларын күрсәтте, төрле диплом, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләре белән мактанды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының матбугат хезмәте.
Спортчы да үз чиратында балалар белән бик теләп аралашты, аларга үзенең балачагы, спорт белән шөгыльләнә башлавы һәм гаиләсе турында ачылып сөйләде. Ул аларга нинди генә авырлыклар белән очрашсаң да, һәрвакыт намуслы, тәртипле булып калу, дөрес яшәү рәвеше алып бару һәм үз хыялыңны тормышка ашыру өчен кулыңнан килгәннең барысын да эшләү кирәклеген аңлатты. Әле алай гына да түгел, ул балаларга истәлеккә бокс перчаткалары һәм груша бүләк итте.
Балаларны исә Николай Валуевның баһадирдай гәүдәсе шаккаттырган икән. “Мин баһадирларны әкиятләрдә генә була дип уйлый идем. Алай түгел икән”, - диде Саша исемле малай. Ә Наил исә: “Уңышлы спортчы булу өчен көчле булу гына җитми, ә Валуев кебек яхшы күңелле дә булырга кирәк икән”, - дигән нәтиҗә чыгарган.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt