Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикада балалар бакчаларына йөрүче 190 мең баланың 130 меңгә якынына өстәмә компенсация түләнер дип фаразлана.
Киләсе 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан ата-аналарның балалар бакчалары өчен түләгән акчасының бер өлешен кире кайтару хокукына документларны 2014 нче елның гыйнвар азагына кадәр тапшырырга була. Шул вакытта 1 нче гыйнвардан өстәмә компенсация күчә башлый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында балалар бакчасы өчен түләү арту темасына багышланган брифингта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп узды. Ул искәртеп узганча, киләсе 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме арту сәбәпле, балалы гаиләләргә өстәмә компенсация түләнәчәк. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, агымдагы елның декабрь азагына кадәр республика балалар бакчаларында график буенча социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре ата-аналардан (яки балалар бакчасы белән килешү төзегән опекуннардан) документларны кабул итәчәк.
Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, 1-20 октябрь көннәрендә балалар бакчаларында баланы карау өчен түләү күләме артуга, һәм моңа бәйле рәвештә, өстәмә ярдәм чараларының нечкәлекләрен аңлатуга багышланган җыелышлар оештырылган. Аена ата-ана түләячәк акча һәм компенсацияне санау үрнәкләре, кирәкле документлар күрсәтелгән белешмәлекләр һәр группага өләшенгән. Аның сүзләренә караганда, 2013 нче елның 21 нче октябреннән исә, өстәмә компенсациягә дәгъва кылу буенча Татарстанның 4,5 меңгә якын гаиләсе гариза һәм документларны инде тапшырган. “Документларны балалар бакчасына тапшырырга өлгермәгәннәрне социаль яклау бүлекләрендә дә кабул итәчәкбез. 1 нче гыйнвардан компенсация алу өчен 2014 нче елның 31 нче гыйнварына кадәр документларны тапшырырга кирәк”, – дип белдерде Наталья Бутаева. Документлар ярты ел вакыт үз көчендә булачак. 1 нче июльдән аларны кабат яңартырга туры киләчәк.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, компенсациягә документларны рәсмиләштерү өчен, балалар бакчасы белән килешү, гаиләдәге барлык балаларның туу турында таныклыгы, гаиләдәге эшләүче әгъзаларның соңгы өч айлык керемнәре турында мәгълүмат, килешү төзегән ата яки ананың банкта ачкан исәп-хисап счеты номеры кирәк. Наталья Бутаева компенсациянең бер түбә астында яшәүче гаиләнең җан башына керем күләменә бәйле булуын искәртеп узды: бер кешегә – 10 мең сумга кадәр; 10 001 сумнан алып 15 мен сумга кадәр; 15001 сумнан алып 20 меңгә кадәр. Җан башына керем 20 мең сумнан артып китсә, өстәмә ярдәм күрсәтелми. Бер сәбәпсез эшсез йөргән ата-аналарга да компенсация тәтемәячәк. “Җан башына керем күләмен киметеп күрсәтергә теләгән очракта, шул ук фатирда теркәлгән, гаилә белән бергә яшәүче әби яки бабайның керем күләмен дә өстәргә мөмкин”, - дип аңлатты министр урынбасары. Компенсация каралмаган гаиләләргә (ягъни җан башына кереме 20 мең сумнан артып китсә) килгәндә, аларның керем күләме күпмедер вакыттан соң кими калса, теләсә кайсы вакытта компенсациягә дәгъва кылу буенча документлар белән мөрәҗәгать итәргә була.
Наталья Бутаева гаиләнең бер әгъзасына керем 10 мең сумнан артмаган Казан гаиләсендә түләү һәм компенсация күләменең ничек үзгәрүен мисалга китерде. Әгәр дә хәзер гаиләдә 3-7 яшьтәге бер бала атнасына 5 көн эшләүче балалар бакчасына (10,5 сәгатьлек төркем) йөри икән, аның өчен түләү 1330 сумны тәшкил итсә, яңа 2014 нче елдан ул 2283 сумга кадәр үсәчәк. Хәзер бер бала өчен 20 процентлык компенсацияне исәпкә алсак (221,2 сум), ата-аналар үз кесәсеннән 1108,8 сум акча түли. Яңа елдан бу гаиләгә тиешле өстәмә компенсация 684,4 сумнан гыйбарәт. Федераль компенсацияне (228,8 сум) исәпкә алсак, ата-аналар кесәсеннән аена 1369,8 сум акча чыгачак. Түләү 261 сумга арткан дигән сүз. Әгәр дә гаиләдә икенче бала да бакчага йөри икән, үсеш 90,54 сумны тәшкил итә. Әгәр дә өченче бала турында сүз бара икән – ата-ана түләячәк акча әле 15,34 сумга кимрәк тә булачак. “Өстәмә компенсация керемгә бәйле. Матди хәле яхшы булганнар күбрәк түләсә гадел булачак. Дөресрәге, аз керемле мохтаҗларга без бу сумманы күтәрергә ярдәм итәчәкбез, ә байлар үзләре өчен үзләре түләргә тиеш. Дәүләт мохтаҗ булганнарга ярдәм кулы сузарга әзер”, - дип, Наталья Бутаева һәркемгә карата адреслылык күздә тотылуын ассызыклады.
Компенсациягә дәгъва кыла алмаганнар өчен үсеш 800-1000 сумга кадәр тәшкил итә. Балалар бакчасы өчен түләү кискен артуына кагылышлы шикаятьләр күп булуына тукталып, министр урынбасары : “Әгәр дә 4 кешелек гаиләдә керем 80 мең сум икән, аена 800 сумнан артыграк түләү алар көченнән килмәслекмени?”, - дип белдерде ул. Балаларны карау өчен түләүне арттыру нәтиҗәсендә, 10,5 сәгать буе баланы ашату, тәрбияләү өчен гадел бәягә якынлашачакбыз, ди ул. Наталья Бутаева фикеренчә, компенсациягә дәгъва кыла алмаучыларга үпкәләрлек урын юк, чөнки керемгә бәйле булмаган федераль компенсацияне рәсмиләштерергә ашыгучылар да күп түгел. Республикада балалар бакчасына йөрүче 190 меңнән артык баланың яртысы гына аена 250 сум акча алып баруны кирәк дип санаган. Ә өстәмә компенсациягә килгәндә, 190 мең баланың 130 меңгә якынына өстәмә компенсация бирелер дип фаразлана.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru