Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бюстның авторы – РФнең халык рәссамы Георгий Франгулян. Ул әдип белән шәхсән таныш булган.
Мәскәүдә М.Рудомино исемендәге Чит телләрдәге әдәбият китапханәсендә язучы, философ, дипломат һәм мәгърифәтче Чыңгыз Айтматовның бюстын тантаналы шартларда ачтылар. Әлеге тантана белән Мәскәүдә күренекле прозаикның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар башланып китте. Һәм бүген Казанда дәвам итте.
Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу чарада РФ Мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев, Кыргыз Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Болот Җонысов, Әзербәйҗанның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Полад Бюльбюль-оглы, Чыңгыз Айтматовның кыз туганы Роза Айтматова, Кыргызстан Республикасы Мәдәният, мәгълүмати сәясәт һәм туризм министры Солтан Раев, Мәскәү язучылары берлеге беренче секретаре, Россиядә ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия әгъзасы Евгений Сидоров, шулай ук чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, күренекле сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан тантанада Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров, Татарстан Республикасы халык шагыйре, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, РФ Президенты карамагындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Ренат Харис һәм башкалар катнашты.
Бюстның авторы – РФнең халык рәссамы Георгий Франгулян. Ул әдип белән шәхсән таныш булган. “Чыңгыз Айтматов – әдәбиятның күренекле вәкиле, классигы”, - диде ул.
Әлеге чара кысаларында Мәскәүдә “Чыңгыз Айтматовның дөньякүләм яңгырашы” дигән күргәзмә ачылды. Бу фотографияләрдә аның “Беренче мөгаллим”, “Ак пароход”, “Анам кыры”, “Кызыл алма”, “Җәмилә” һәм башка фильмнарны төшерү мизгелләре, гаиләсе һәм күренекле, дөньякүләм танылган кинематографчылар, Кыргызстанның табигате тасвирланган. Күргәзмәнең икенче өлешендә – Ч.Айтматовның М.Рудомино исемендәге Чит телләрдәге әдәбият китапханәсе фондларында сакланучы китаплары.
Биредә шулай ук 25, 28-30 октябрь көннәрендә авторның иң яхшы әсәрләре буенча нәфис фильмнар күрсәтеләчәк. Россия буенча әдипнең иҗатына багышланган “Зур укулар” программасы барачак.