Татар мәгарифе порталы
Казанда танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар башланып китте.
25-26 октябрьдә КФУның филология һәм сәнгать университетында, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, “Мәдәниятләр багланышы яктылыгында Чыңгыз Айтматовның иҗаты” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Мәгълүм булганча, әдипнең нәсел тамырлары Татарстанның Кукмара районына барып тоташа. Аның әнисе Нәгыймә беренче гильдия сәүдәгәр Хәмзә Габдевәлиевнең кызы. Чыңгыз Айтматовның иҗаты рус әдәбияты белән дә, татар әдәбияты белән дә тыгыз бәйләнгән. Бу, үз чиратында, авторның фикер сөреше формалашуга йогынты ясаган. Шуңа күрә аның иҗаты мәдәниятләр багланышы кысаларында карала да.
Чыңгыз Айтматовның әсәрләре дәньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән. 128 илдә 100 миллионнан артык тираж белән бастырылып чыгарылган. Ул узган гасырның иң укылышлы язучыларыннан санала. Аның шәхесе, иҗаты белән якыннанрак “Мир” кинотеатрында да танышып булачак. Иртәгә кичке алтыда әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган “И слово мое – душа моя” документаль фильмы күрсәтеләчәк. Ә Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны 31 октябрьгә кадәр карап була. Алар арасында “Первый учитель”, “Материнское поле”, “Красное яблоко”, “Зной”, “Белый пароход” дигән нәфис фильмнар бар.
Чыганак: http://www.vatantat.ru