Татар мәгарифе порталы
Сез монда
24 октябрь көнне Казанның “Ак барс” залында татар телле шаяннар һәм тапкырлар көч сынашты. ШТК - “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ндагы командаларның үзара ярышын карарга шактый тамашачы җыелган иде.
Гади тамашачылар да, үз командалары өчен көч бирергә килгәннәр дә җитәрлек иде биредә. Әнә Регина Буторова КДАУның (Казан дәүләт аграр университет) “Казан ыстайл” командасы өчен җан атарга килгән. Элек “Kremlinы” командасы составында уйнаган Рөстәм Гатауллин да бүген гади тамашачы ролендә. “Уеннан үрнәк алырга, фикерләр алышырга килдем”, – ди ул. Татар юморына килгәндә: “Әлбәттә, татарда юмор бар барын. Ләкин аның ни хәлдә булуы шактый авыр мәсьәлә, бу сорауга тиз генә җавап биреп булмый”, – дип саный Рөстәм.
Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе алдыннан фикерләр алышырга ара шактый булды, чөнки чара вакытында башланмады. Әллә катнашучылар әзерләнеп бетмәгән иде, әллә казыйлар килеп җитмәгән - анысын тамашачыга аңлатып тормадылар.
Фестиваль узган сезонның чемпионы - Чаллыдан килгән “МӘЯК”нең (“Минем Әнинең Яраткан Командасы”) чыгышы белән башланды. Алар күрсәтмәсә, моңа кадәр тавыкның хәйләкәр, шул ук вакытта җырларга яраткан суалчан белән уйнаганын беркайчан да күрә алмам иде әле.
Командаларның исемнәре сәер, шул ук вакытта кызыклы. “Безнең йөрәкләрдә һәрвакыт җәй” дигән шигарь белән чыккан КФУның“32 август” командасы шундыйлардан. Аларның “Маляр сөйгән ярына мәхәббәт аңлата” миниатюрасы аеруча уңышлы иде. Әлбәттә, катнашучыларның күбесе студент булгач, миниатюраларның шактый өлеше дә студент тормышына бәйле.
Үзләрен “Татарстанның атка атланган, чөгендер утаган ШТК командасы” дип тәкъдим иткән “Казан Ыстайл” КДАУ данын яклый. Менә боларның чеп-чи татар икәннәре күренеп тора: сөйләмнәре чиста, кытыршы түгел. “Казан Ыстайл” жюрины алдан ук: “Хөрмәтле жюри, уйланыгыз: бәлки сез булачак президентны үпкәләтерсез”, - дип кисәтеп куйды.
Фестивальнең бердәнбер кызлар командасы исә “Татарспик” дип атала. Алар төрле вәзгыятьтә кызларның үз-үзләрен ничек тотышын күрсәтте. Мәсәлән, хатын-кыз ЮХИДИ инспекторы булып эшләсә, ул машина йөртүченең исем-фамилиясен яңгырашлымы-юкмы икәнен дә уйлый, кияүгә чыкканнарга штрафны дүрт мәртәбә арттырып та куя икән. Узган ачылыш кубогында Гран-при яулаган “Әкият” командасы Г.Камал театрындагы спектакльләрнең русчага ничек тәрҗемә ителгәнен шаяртып күрсәтте.
“Супер керәшенәр” командасы башкалардан миллилеге белән аерылып торды. Керәшен дискотекасы, армиядә керәшен ротасы турындагы чыгышларны халык җылы кабул итте.
Миллилек шулай ук Башкортстанның Чакмагыш җыелма командасында да ачык сизелде. Башкортча сөйләшү, Татарстанда Башкортостан географиясен өйрәнү, Башкортостан балының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак тел табарга булушуын тәфсилләп күрсәтте егетләр. Аларның чыгышыннан соң хәтта алып баручы да башкортча сөйләшә башлады.
КМТТУ-КАИ данын яклаган “Кара малай” командасы тамашачыларга аеруча ошады. Аларның чыгышы эмоциональ яктан көчле булды. Команданың үзенчәлеге – анда татарлар белән бергә афроамериканлының да катнашуы. Ул хәтта татарча да сөйләшеп күрсәтте!
Шулай ук фестивальдә “Кыстыбый”, Түбән Каманың “Җыелмаган”, Алабуганың “Респект” Җавабы Чикләнгән Җәмгыять”, Чаллының “КамПИ” командалары да чыгыш ясады.
Хәер, татарча КВНда бар шаяртулар да кызыклы һәм уңышлы булды дип әйтеп булмый. Тозсыз тоелган мәзәкләр дә очрады. Мәсәлән, катнашучыларның күбесе Корбан бәйрәменә багышланган, мәчеттәге имамнарның ничек итеп дога кылуы, армиядә христиан дине вәкилләренең ритуалын күрсәтү, чиркәүдәге дискотека турындагы миниатюраларны сәхнәгә чыгармасалар, яхшырак булыр иде, мөгаен.
Уен тәмамлангач, жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясарга дип башка бүлмәгә чыгып китте. Алар шактый озак киңәште. Буш вакытны тутыру өчен Роберт Исламовка тамашачыларның фикерләрен дә сораштырырга, хәтта катнашучыларны биетеп тә алыргы туры килде.
Фестивальдә катнашкан 14 команда арасыннан “КамПи”, “Кара малай” командалары махсус бүләк алды. “Иң яхшы мәзәк” номинациясендә “Керәшен ротасы” миниатюрасы өчен “Супер керәшеннәр” командасы җиңде. “Иң яхшы актриса” – “Татарспик” командасы, “Иң яхшы актер” исемен Чакмагыш җыелма командасыннан Раушан алды. “Казан Ыстайл” һәм “МӘЯК” командалары үзара өченче урынны бүлеште. Көмеш “медальне” “32 август” командасы алды. I урын исә “Чын егетләр” командасына тапшырылды. Гран-прига лаеклы дип ТИСБИның “Тәп-тәти” командасы табылды.
Гомумән алганда, чара бик кызыклы булды. Аның шундый яхшы дәрәҗәдә узуын көтмәгән идем мин. Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесенә килгән башкаларның фикерләре белән дә танышыйк әле.
Фазыл Майдуллин, “Тәп-тәти” командасы уенчысы:
Җиңәрбез дип уйламаган идек. Ләкин нык әзерләндек. Безнең ТИСБИ командасы 5 ел уйный. Әлеге яңа состав фестивальгә кадәр бер атна алдан гына җыелды. Без, әлбәттә, Татар лигасында катнашкан олырак ШТКчылардан үрнәк алдык.
Айгөл Әхмәдиева, тамашачы:
КВНга еш йөрим, ә менә Татар лигасы чыгышларында икенче генә тапкыр. Соңгы мәртәбә Студентлар лигасында булдым. Бу уен аннан 3-4 тапкыр яхшырак булды, көлеп эчләр катты. Мин татар ШТКсының шундый дәрәҗәдә булуы белән горурланам. Үзем “32 август” командасы өчен җан аттым, чөнки анда дусларым уйный. Аларның 2 урын алуларына бик шатмын. Тагын миңа “Кара малай” командасы бик ошады. Гран-приның “Тәп-тәти” командасына бирелүен көтмәгән идем. Бәлки мин аңлап бетермәгәнмендер. Ләкин жюриның фикерен дөрес дип уйлыйм.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt