Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2013 елның 20 нче октябреннән 25нә кадәр «Татар балалар лидеры мәктәбе» уздырылачак.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, «Идел» яшьләр үзәге.
Әлеге чараның максаты: Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын, татар яшьләре оешмаларында эшләүче активистларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру. Шулай ук татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә урнашкан татар милли-мәдәни мохтариятләрендә татар балалары белән эшләүнең аерым бер юнәлешен булдыру күздә тотыла.
Мәктәпнең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
• яшь лидерларны укыту базасы оештыру;
• аларның регионнардагы уңай күрсәткечләре белән танышып, уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашу;
• балалар эшчәнлегенә стимул бирү;
• төрле төбәктән килгән лидер балаларга үз тәҗрибә, осталыклары белән уртаклашу өчен кирәкле шартлар тудыру;
• укытучылар составы белән тәэмин итү.
«Татар балалар лидеры мәктәбе» үзенә 7-11 сыйныфта укучы Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, үз төбәгенең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша торган татар балаларын җыя. Шулай ук «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасында ял итеп, смена дәвамында үзләрен актив яктан күрсәткән балалар да чакырыла.
6 көнгә каралган чараның программа кысаларында балаларның белемнәрен арттыру өчен лекция, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәл, диспутлар, татар интелигенциясе вәкилләре белән очрашулар үткәреләчәк. Шулай ук театрларга һәм концертка барулар да каралган.
Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар балалар лидеры мәктәбе» чит төбәкләрдә яшәүче яшь буын аша татарларга киләчәктә милли юнәлештәге эшчәнлеккә, милли үзаң, гореф-гадәтләр, телнең үсешенә уңай йогынты ясар дип ышанабыз.
Өстәмә мәгълүмат өчен тел.: 231-81-54; 8-919-620-17-20 Ләйсән Төхфәтуллина
e-mail: mc-idel@yandex.ru
Чыганак: http://mc-idel.ru/tt