Татар мәгарифе порталы
“Бу микрорайонда балалар бакчасы бик кирәк иде”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстан Яшел Үзән районы Осиново авылында “Шатлык” яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Президенты Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар озатуында балалар бакчасы бинасын карады. Биредә балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да булдырылган.
Балалар бакчасы ТР Президенты химаясында төзелгән.
“Шатлык” балалар бакчасы мөдире Наилә Андреянова журналистларга белдергәнчә, биредә яшәүчеләр зарыгып көткән бинада барлык шартлар булдырылган.
“Балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өстенлек булып тора”, - дип билгеләп үтте мөдир.
Яңа балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Н.Андреянова сүзләренә караганда, хәзер учреждениедә буш урыннар юк.
Рөстәм Миңнеханов ата-аналарны һәм биредә яшәүчеләрне истәлекле көн белән котлады. “Бу микрорайонда балалар бакчасы бик кирәк иде”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Р.Миңнеханов фикеренә караганда, республикада мондый балалар бакчаларын күп итеп төзергә кирәк. Өч елда Татарстанда балалар бакчаларында тагын 30 мең урын булдырылачак, дип белдерде ул. “Балалар бакчасы – балалар билгеле вакытны үткәрә торган урын гына түгел, - дип билгеләп үтте Президент. – Биредә балалар киләчәктә мәктәптә, институтта, тормышта кирәк булачак нәрсәләргә өйрәнә”.
Шуңа күрә учреждениенең эчке җиһазлануы һәм биредә эшләүче белгечләр мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов “Шатлык” балалар бакчасы төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул яңа балалар бакчасына җиһазлар сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru