Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Хокук белеме мәктәбе” дәресләре кысаларында студентларга бу тармакның төп нечкәлекләрен аңлаттылар.
Зәй шәһәренең политехник колледжында “Хокук белеме мәктәбе” дәресләре кысаларында студентларга хәрби хезмәт буенча хокуклар һәм бурычлар, яңа мәгълүматларны җиткерү максатында очрашу оештырылды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе, кеше хокукларын яклау буенча республика вәкаләтлесе ярдәмчесе Клара Габидуллина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән шәһәрдәшләребез катнашты. Очрашу барышында егетләргә армия хезмәте үтүнең мөһимлеге аңлатылды, соңгы елларда хәрби частьләрдә нәкъ менә хәрби белем һәм тәҗрибә туплау өчен тудырылучы уңай шарт-лар ассызыкланды.
Шулай ук егетләргә “Хәрби хезмәт һәм хәрби бурычлар турында” Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр бәян ителде. Айрат Әгъләмҗанов белдерүенчә, әлеге федераль законга кертелгән үзгәрешләр агымдагы елның 1 августыннан һәм 1 сентябреннән гамәлгә кергән. Мәсәлән, хәзер башка дәүләттә хәрби хезмәт узган егетләр Россиядә хәрби хезмәттән азат ителә, ләкин бу тиешле халыкара килешү төзелгән очракта гына. Ә мондый халыкара килешүләр әлегә Төрекмәнстан, Таҗикстан белән генә төзелгән. Моңа өстәп, гомумбелем бирү учреждениесен тәмамлаган елда федераль дәүләт югары уку йортларының әзерлек курсларында укучыларны хәрби хезмәткә чакыру 1 елга кичектереп торыла.
Татарстанда бу 4 югары уку йортына гына кагыла. Болар – Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе. Шулай ук аспирантурада, ординатурада укучылар, стажировка узучылар хезмәткә баруны кичектереп торырга хокуклы, диде баш хәрби комиссар. Тагын шунысы да бар, 2014 елның 1 гыйнварыннан армия хезмәте узмаган егетләр дәүләт, муниципаль һәм хокук саклау органнарына эшкә алынмый. Айрат Әгъләмҗанов шулай ук хәрби комиссариат аша йөк машиналары йөртүгә хокук алу өчен бушлай уку мөмкинлегеннән активрак файдаланырга чакырды. Бу хакта хәрби тормышта йөк машинасы йөртүчеләрнең абруйлы һөнәр ияләре булуларын элекке солдатлар Сергей Галяминский һәм Юрий Павлов та искәртеп узды. Алар солдат дигән горур исемне йөртүдән читләшмәскә чакырдылар. Армия – ул тормыш мәктәбе, аннан чыныгып, әйләнә-тирәгә башкача карарга өйрәнеп кайтасың, диде егетләр.
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru