Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ул КФУның “Agilent Technologies” компаниясе белән берлектәге проекты.
Бүген Казан федераль университетының Физика институтында үзенчәлекле вакыйга – “КФУ-Аджилент” үзәге ачыа. Тантанага ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковның килүе көтелә.
“КФУ-Аджилент” үзәге – ул КФУның элемтә, электроника, биотехнологияләр, диагностика һәм химик анализ базарларында эшли торган контроль-үлчәү җиһазлары җитештерүдә дөньякүләм лидер саналган “Agilent Technologies” компаниясе белән берлектәге автомат проектлау системалары лабораториясе.
Шушы компания тәкъдим иткән югары нәтиҗәлелеккә ия заманча приборлары булган иң яңа җиһаз әлеге яңа лабораториянең технологик базасын тәшкил итә, дип аңлаттылар Физика институтында. Яңа ачыласы үзәк проектлаучылар идеяләренең барысы бергә кушылып нинди нәтиҗәгә китерәсен тиз арада тикшерә, аннары күп планлы проектлар өчен электрик һәм физик характеристикаларны модельләштерә алу мөмкинлеге бирәчәк.
Үзәк ачылышы тантанасында КФУ ректоры Илшат Гафуров белән “Agilent Technologies” компаниясенең вице-президенты һәм Европа, Якын Көнчыгыш, Африка төбәкләрендә җиһазлар сату буенча генераль директоры Бенуа Нил да катнашыр дип ниятләнә.
Шул хакта мәгълүмат биргән КФУ сайтында әйтелгәнчә, “Agilent Technologies” компаниясе радиоүлчәү җиһазлары (сигналлар генераторы, сигналлар анализаторы, чылбырлар анализаторы), осциллографлар һәм гомуми билгеләнелешле приборлар (мультиметрлар, импульс генераторлары, белешмәләр туплау системалары, логик анализаторлар), проектлау һәм модельләштерү өчен (шул исәптән электрон җайланмаларны эшкәртүне автоматлаштыру, югары ешлыклы/катнаш интеграль схемаларны проектлау, ирекле формадагы пассив өч үлчәнешле структураларны электромагнит модельләштерү, антенналар модельләштерү өчен чишелешләр), шулай ук телекоммуникацияләрне тестлаштыру өчен контроль-хисап чишелешләре белән дөнья базарында танылган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru