Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Октябрь башында Казанда «Яшел рекорд» проектының өр-яңа этабы башланып китте. Аның кысаларында көз көне шәһәрдә барлыгы 40 меңгә якын агач утыртылырга тиеш.
Әлеге чараның максаты - Казанны яшелләндерү нигезендә аның экологик торышын яхшырту, шул рәвешле халык сәламәтлегенә уңай йогынты ясау. Бу эшчәнлектә никадәр күбрәк халык катнашса, шулкадәр яхшырак.
Көз көне Татарстан башкаласында барлыгы 40 меңгә якын өр-яңа агач үсентесе утыртылачак. Аларның 13 меңе - үзәк урамнар, 9 меңе - шәһәр ишегаллары, ә 2 меңе исә парк һәм скверларда барлыкка киләчәк.
Быел узган елдагы кебек үк карама, юкә һәм тирәк кебек яфраклы үсентеләргә өстенлек биреләчәк. Алар Казанның үзәк урамнарына утыртылыр, дип планлаштырыла. Ә башка җирләрне чыршы һәм нарат агачлары бизәячәк.
«Яшел рекорд» проекты кысаларында Сибгат Хәким, Чистай, Кремль, Петербург, Гоголь, Фучик, Декабристлар, Восстание һәм башка урамнарны яшелләндерүгә аеруча зур игътибар бирергә уйлыйлар. Ә агач үсентеләре утыртылачак ишегалларын исә халык үзе сайлый. Моның өчен 296-99-25 номерына шалтыратып, әлеге эшчәнлек белән бәйле теләк-тәкъдимнәрне җиткерергә кирәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең рәсми сайты.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, агачлар утырту һәр көнне башкарылачак һәм якынча ноябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Узган ел әлеге эшчәнлектә башкаланың 200гә якын предприятие һәм оешмасы катнашкан булса, быел бу сан тагын да күбрәк булыр, дип планлаштырыла.
Узган сезонда Казанда барлыгы 48 мең агач һәм 20 меңгә якын куак утыртылган иде. 829 ишегалды исә махсус яшелләндерү узды. Әлеге үсентеләрнең 95 проценты тернәкләнеп, үсеп киткән.
Ә менә 5 октябрь көнне исә Татарстанда "Урман утырту көне" акциясе оештырылачак. Әлеге чарада "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашырга җыена. Алар агач үсентеләрен Казан-Кадышево юлы буе тирәсендә утыртыр, дип планлаштырыла.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt