Татар мәгарифе порталы
Быел укулар күпмилләтле төбәкне мәдәни-тарихи феномен буларак өйрәнүгә багышланган.
Казанда 2-3 октябрь көннәрендә профессор Евгений Бусыгинның тууына 100 ел һәм Казан университетының этнология кафедрасы оешуга 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. VI Бусыгин укуларында Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән, Австрия һәм Япониядән галимнәр катнашуы көтелә.
Быел укулар күпмилләтле төбәкне мәдәни-тарихи феномен буларак өйрәнүгә багышланган. Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларга Идел-Уралны мәдәни чикләре, этнологиянең чиктәш дисциплиналары һ.б. турында хезмәтләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Евгений Бусыгинның һәм башка танылган этнолог галимнәрнең тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында да тәфсилле мәгълүмат биреләчәк, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте.
Евгений Прокопьевич Бусыгин Казан этнография мәктәбенең җитәкчесе булган. Урта Идел буе рус традицион мәдәнияты, төбәктәге этник процесслар, туган якны өйрәнү, этнография тарихы һәм география буенча белгече булып танылган.
Ул 300дән артык хезмәт, шул исәптән, 10 монография бастырып чыгарган, 4 дәреслек авторы һәм автордашы. Евгений Прокопьевич - РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТРның атказанган фән эшлеклесе, КДУның атказанган профессоры, Рус география җәмгыятенең мактаулы әгъзасы булган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru