Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кайсы гына студентның Кембридж, Оксфорд кебек бөтен дөньяга танылган югары уку йортларында белем аласы килми икән?! Кем өчендер бу бары тик тормышка ашмаслык хыял гына булып калса, кемдер көне-төне китап “кимереп” булса да үз максатына ирешер өчен бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый.
27 сентябь көнне Kazan Grand Hotel бинасында ITEC компаниясе үз хыялларына тугры булган студентларны һәм аларның әти-әниләрен “UNIS FAIR” дөньякүләм университетлар күргәзмәсенә җыйды. Әлеге чара Казанда бары бер көн генә узды. Күргәзмәдә Европаның күп кенә илләрендәге (Греция, Бөекбритания һ.б.) югары уку йортлары вәкилләре үз университетлары белән таныштырды. Студентлар, 9-11 сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәр вуз вәкиленә үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алды.
Әлеге күргәзмәдә Греция вузлары беренче тапкыр катнашса да, бу ил белән кызыксынучы студентлар күп булды. Әллә танылган Аристотель, Платон теленә битараф булмаганлык, әллә инде бушлай уку мөмкинлеге җәлеп итте студентларны – анысы билгесез, ләкин Греция вузлары вәкиленә сорауларны бер өзлексез яудырып тордылар. “Грециянең дәүләт университетларында дәресләр нигездә грек телендә бара. Чит ил студентларына белем алырга җайлы булсын өчен, башта аларга бер еллык грек телен өйрәнү курслары үтү мөмкинлеге бирелә. Аннан инде магистратурага я бакалавриатка укырга керәсең, - дип таныштырды уку үзенчәлекләре белән “Музенидис тревел” менеджеры Алия Нигъмәтуллина. - Әлеге илдәге университетларның төп үзенчәлеге шунда ки, монда белем алу да, тулай торак та бушлай. Биредә студентларны хәтта вуз хисабына көненә 2-3 тапкыр җылы аш белән дә тәэмин итәләр икән. Яхшы укучы, актив, фәнни эшләр белән шөгыльләнүче студентларга стипендия дә даими түләнеп тора. Шул ук вакытта укудан соң өстәмә акча эшләү мөмкинлеге дә бар”.
Россия студентлары күбрәк Салоники, Афина шәһәрләрендәге вузларга керәләр икән. Әлеге уку йортлары үзләренең техник яктан белем бирү юнәлешләре белән дан тота. Статистика буенча, Греция вузларына күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән студентлар укырга керә, әлегә Казаннан студентлар әзрәк икән.
“Чит ил вузларына укырга керү өчен урта белем аттестаты гына җитми. Студентлар IELTS яки TOEFL халыкара инглиз теле имтиханнарын тапшырырга тиеш”, - дип сөйләде Шотландиянең Глазго университеты вәкиле Кэти Скотт. Әлеге уку йорты дөньядагы иң яхшы 50 вуз исемлегенә керә. Грециядән аермалы буларак, монда уку түләүле. Ләкин студентның уңышлары, мактау диплом-грамоталары портфолиосы булса, аңа даими рәвештә стипендия дә түләп торалар. Укырга түләү өчен грант та отып була.
Университетта студентлар тормышы да шактый кызыклы. Һәр ел саен университет күләмендә студентлар арасында спорт ярышлары үткәрелә. Шотландия уку өчен дә, ял итү өчен дә бик җайлы урнашкан. Монда син баскетбол, крикет уеннары, чаңгы, сноуборд кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә аласың. Уку уртача 12 000 британ фунт стерлингка төшә.
Шулай ук студентларны җәйге ял вакытларында чит илдә уку программасы белән таныштырдылар. Алар арасында тел өйрәнү, төрле курслар үтү һәм, әлбәттә инде, сәяхәт итү мөмкинлекләре бирә торганнар бар. Уку ике атнадан алып бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Монысы инде студент һәм уку йорты теләгеннән тора. Курслар тәмамлаганнан соң укучыга сертификат бирелә. Әлеге сертификатны эшкә урнашканда өстәмә документ буларак тапшырып була.
Күргәзмәгә килгән кешеләргә сайлаган уку йортына керү теләген белдереп гариза калдыру мөмкинлеге дә бирелде. Әлеге гаризаны бер ай эчендә карап, вуз җитәкчелеге үз карарын сезгә хәбәр итәчәк. Шулай итеп әлегә гариза язучыларга үз бәхетеңә ышанып, Европа илләре вузларыннан чакыру хаты көтәсе генә кала.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt