Татар мәгарифе порталы
25 сентябрь көнне «Манеж» күргәзмә залында А.С. Пушкиннның Казанга килүенә 180 ел булу хөрмәтенә «Иcәнме минем фәрештәм. Мин Казанда» дип исемләнгән күргәзмә ачылган.
Бу күргәзмәне – зур музейара проектның бер өлеше. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы башлап йөри. Ул аны А.С. Пушкин Бөтенроссия музее һәм А. С. Попов исемендәге үзәк элемтә музее(Санкт- Петербург) катнашуында үткәрә.
А.С. Пушкин Бөтенроссия музее үзенең зур күләмдәге экспонатлары белән генә түгел,ә алар арасында, туган музей диварларыннан бик сирәк чыгарыла торган, шагыйрьнең һәм аның гаиләсенең шәхси әйберләре булуы белән дә мәгънәле.
Пушкинның бәрхет жилеты һәм салам цилиндры, шулай ук аның хатыны Наталья Николаевнаның кунакка киеп чыккан туфлие һәм аның кулы белән тегелгән бала юрганы аеруча игътибарга лаек. Шулай ук, композицияне, Казаннан киткәндә Пушкинның дусты шагыйрь Е.А. Боратынскийга бүләк итеп калдырган портреты баета.
«Иcәнме минем фәрештәм. Мин Казанда» дип исемләнгән бу күргәзмә А.С. Пушкинның Казанга килүе генә искә төшерү түгел, ә бөек шагыйрьнең күпкырлы шәхес булуын ачу да әле.
Казан шәһәренең мәктәп укучылары, үзенең Пушкинын булдыру, шагыйрьнең Казан халкы белән заманча очрашуын күрсәтәчәкләр. Алар өчен «Манеж» күргәзмә залы төрле бәйгеләр әзерләгән: «Глаголом жги сердца людей» шигырьләр уку бәйгесе, «Мы рождены для вдохновенья…дигән иҗади бәйгесе.
Чыганак: http://mc-idel.ru/tt