Татар мәгарифе порталы
Тырышкан кешегә берни дә киртә була алмый, яңгырлы, салкынча көн дип тормаганнар Казанның «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданга үзләре үстергән яшелчәләре, кул эшләре белән укучылар ярминкәгә чыкты.
Республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә, гомуми һәм өстәмә белем мәктәпләрендә укучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары һәм эшләнмәләреннән торган әлеге ярминкә быел бишенче тапкыр уза. Оештыручылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, ТР Мәгариф һәм фән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары. Әлеге чарада 124тән артык мәктәп, 70тән артык башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре, шулай ук Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы һәм ябык типтагы 1нче номерлы Раифа федераль һөнәри училищесы катнашты.
Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе генә түгел, көнкүреш товарлары, бакча өчен төрледән-төрле җайланмалар, теккән, чиккән әйберләр, текстиль һәм кулинар эшләнмәләре, йорт җиһазлары, яшь мастер, балта осталары, столяр, тимерчеләр куллары белән эшләнгән металл, агач эшләнмәләре сатылды. Укучылар өстәл әзерләү буенча мастер класс та күрсәтте. Шунда ук тәм-томнар белән сыйланырга да мөмкин иде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән иҗади чыгышлар ярминкәне тагын да бизәде, сатып алучылар күңелен күтәрде.
Быелгы ярминкә Халыкара өлкәннәр көне, һөнәри белем системасы хезмәткәрләре һәм Укытучылар көненә багышланды.
Чыганак: http://sabantuy.net