Татар мәгарифе порталы
Узган атна ахырында http://tat-i.net адресы буенча Интернет челтәрендә Татнетны үстерү фондының рәсми сайты эшли башлады. Рәсми сайтта:
- фонд яңалыклары һәм эшчәнлеге белән беррәттән татар интернетында булган мөһим вакыйгалар, аларның анонслары белән танышып барырга,
- аналитик материаллар белән танышырга һәм мәкаләләрдә кузгалтылган темаларга фикер алышырга,
- танылган татар интернетчылары белән интервьюлар укырга,
татар интернетының иң яхшы сайтлары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат алырга,
- ярдәм кирәк булган интернет-проектлар, шәхесләр белән танышып, аларга ярдәм күрсәтүдә катнашырга мөмкин булачак.
Татнетны үстерү фондына исә нигез 2013 елның апрель аенда түбәндәге максатлардан чыгып салынган:
- Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
- татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
- Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
- татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.
Фондның "Татар иле" һәм "ВКонтакте" челтәрләрендә дә төркемнәре бар.