Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясендә хисап-сайлау конференциясе үтте.
Бүген Казан вузларында белем алучы чит ил студентлары тормышында әһәмиятле вакыйга булды. ТР башкаласы Башкарма комитетында Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенең хисап-сайлау конференциясе үтте. Соңгы өч елга оешма эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, яңа рәис, урынбасарлары сайланды.
Чарада делегатлар – Казанның чит ил студентлары ешмасы вәкилләре, вуз хезмәткәрләре, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Халыклары ассамблеясе хезмәткәрләре, ТР Студентлар лигасы вәкилләре, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, ТР Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев катнашты.
Конференциядә катнашучыларга башкарма комитет исеменнән сәламләү сүзләре белән Сергей Миронов мөрәҗәгать итте, ул билгеләп үткәнчә, Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе Казанда зур спорт һәм мәдәни чаралар булганда, аеруча әһәмиятле роль уйный, чит илдән килгән студентлар белән эшләргә кирәк. Комитет рәисе сүзләренчә, бүгенгә шәһәрнең вузларында дөньяның 78 иленнән 5 меңгә якын студент белем ала.
“Ассоциация белән комитетның бурычы – һәр студент үзен өендә кебек хис итсен, яхшы сыйфатларын күрсәтсен һәм үз потенциалын тормышка ашыра алсын. Безгә чит ил студентлары белән аралашу мөһим, чөнки без сездән өйрәнәбез. Халыкара аралашу үрнәге буларак Ассоциация безнең шәһәр өчен әһәмиятле. Без үзебезнең яктан оешманың инициативаларына ярдәм итәргә һәм тыгызрак мөнәсәбәттә булырга вәгъдә бирәбез”, - дип ассызыклады С.Миронов.
ТР Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев билгеләвенчә, Ассамблея Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенә туганлык хисләре белән карый. “Без сезнең эшегезгә игътибар бирәчәкбез, ярдәм итеп торачакбыз”, - диде ул.
Сайлаулар процедурасына тотынганчы, Аденийи Адебайо аны Ассоциация рәисе сайлау моментыннан – 2011 нче елның апреленнән башкарылган эш турында хисап тотты. “Дөнья хәзинәсе” конкурсы беренче әһәмиятле проект булган, аның кысаларында иң гүзәл кыз гына сайланып калмаган, ә катнашучыны тәкъдим иткән илләр мәдәнияте һәм үзенчәлеге турында сөйләнелгән.
2011 нче елда беренче тапкыр “Дөнья халыклары аш-сулары” бәйрәме булган, ул ТР Халыклары ассамблеясе белән берлектә КАИда уздырылган. Соңыннан мәктәпләрдә Дуслык дәресләре уздырылган, анда студентлар туган илләре, милли һәм мәдәни үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.
2012 нче елда Универсиада 2013 Дирекциясе белән килешү имзаланган, анда спорт чарасына әзерлек планы расланган. Килешү нигезендә студентлар English 4U проектына ярдәм иткәннәр, аралашу клублары оештырылган. Универсиада вакытында Казан вузларыннан якынча 100 чит ил студенты җәлеп ителгән.
Хисап тәмамланып, рәхмәт сүзләре белән алмашканнан соң, рәисне һәм аның урынбасарларын сайладылар. Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисенең фәнни эшләр буенча урынбасары вазыйфасына КФУ студенты Пэн И, спорт буенча урынбасары итеп КФУ студенты Порвиз Ходжиев сайланган, мәдәният һәм массакүләм мәдәни чаралар мәсьәләләре буенча урынбасары – КФУ студенты Альбина Юскаева.
Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе постына Конгодан Казан илкүләм тикшеренү технология университетының 2 нче курс студенты Нцюм Рют Шельтон һәм Кыргызстаннан КФУ 3 нче курс студенты Данияр Иманалиев дәгъва кылган. Тавыш бирү нәтиҗәсендә соңгысы җиңеп чыккан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru