Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар телен фәнни нигездә өйрәнүче Япония кунагы Юто Хисияма һәм Япониядә модель буларак үзен сынаган Идел Кыямов белән журналистлар очрашты.
Татар телен үзлегеннән 2 елда шәп итеп өйрәнгән япон егете Юто Хисияма һәм аның Татарстандагы дусты – Япониядә модель буларак үзен сынап кайткан Идел Кыямов бүген “Татар-информ”да Интернет-конференция геройлары булды.
Япония кунагының Казанга беренче тапкыр килүе, гомумән, чит илгә бу тәүге сәяхәте булып, студиядә җыелганнарның сорауларына җавабында егет, Казанда салкындыр дип уйлаган идем, аэропорттан төшкәч тә һаваның Токиодан суыграк түгеллегенә куандым, дустым Идел машина белән каршы алды – барысы да әйбәт, диде.
Юто Хисияма Токио чит телләр университетының төрки телләр бүлегендә 4 ел белем алган, әлеге университетта исә 27 тел бүлеге бар икән. Хәзерге вакытта аспирантурада татар һәм башкорт телләре орфографиясен фәнни нигездә беренче ел өйрәнә.
Татар теле белән ничек кызыксына башладың, дигәнгә, Интернеттан үзем үзләштердем, алга таба да кемнең дә булса ярдәменнән башка гына өйрәнәм: башта ул хобби кебек булды, аннары татар теленә мәхәббәт туды, шөгылем үзенә бөтереп алды, Япониядә исә татар телен белгән япон юк, шуңадыр да бик кызыклы тоелды, дип саф татар телендә бернинди тоткарлыксыз сөйләде егет. Япон һәм татар телләреннән тыш, 23 яшьлек Юто Хисияма инглиз, төрек телләрен белә. Татар теле буенча дәреслекләрне башта университет китапханәсеннән таптым, анда алман телендә язылган дәреслек бар иде, шуннан файдаланып, татар теле грамматикасын укый башладым, грамматикасы әллә ни авыр булмады, ләкин сөйләм телен үзләштерү кыенрак, Интернет аша аралашам, телне үстерәм, ди ул. Япониядә татар китаплары булмаганга, аларны Казаннан сатып алырга җыена.
Интернеттан Ютоны табып танышкан Идел, Япониягә модель сыйфатында эшкә килгәч, аның белән былтыр августта очрашкан. Шуңа кадәр Идел, Японияне күрсәтә алмассыңмы, ә мин татарча аралашыр идем, дип тәкъдим язгач, ике як өчен дә файдалы очрашу булган ул һәм чын дуслыкка әйләнгән. Бүген исә Юто - Иделнең кунагы. Алга таба ул Башкортстанга барырга хыяллана. Казан сәфәрендә Юто үзе белән 17 яшьлек Иделнең Япониядәге хезмәте, уңышы дәлиле булган журналны алып килгән. Мөмкинлек һәм модель буларак эшкә чакыручы булса, Япониягә бик теләп барыр идем, дөрес, бу юлы бара алмый калдым – виза бирмәделәр, бәлки киләсе җәйгәрәк насыйп булыр, диде. Хәзерге вакытта егеткә – 18 яшь, ул Театр училищесының III курсында укый.
Япония кунагы Кол Шәриф мәчетен, Бауман урамын барып күрергә тели. Идел исә аны Иске Татар бистәсендәге татар утарын, истәлекле урыннарны, яшьләр йөри торган төшләрне күрсәтмәкче була, авылыма алып кайтасым килә, анда абыем оештырган этнография музее да бар, ди.
Очрашу ахырына якынлашкач, татар язучыларыннан, шагыйрьләреннән кемнәрне беләсең, дигәндә, Юто Хисияма, хәзер генә әйтә алмыйм, ләкин Габдулла Тукайны беләм, дип, аның “Туган тел” шигыреннән бер куплетын яттан сөйләп күрсәтте. Татар телен өйрәнүгә татарларның шактые авырсынган, туган телен кирәксенмәгән заманда Татарстаннан гаять еракта булган Япония иленең тырыш бер баласы Юто Хисияма безнең татар телебезне ничек үзләштерә алуы сокландырды, шаккатырды. 19 сентябрьдә Казанга килеп төшкән Юто 23е көнне иленә кайтып китәргә җыена.
Интернет-конференция барышында татарлар белән японнарның охшаш яклары, Япониядәге татарлар, татар эстрадасы һәм аш-суы, кызлар һ.б. турында да сүз булды. Тулы видеоязма белән “Татар-информ” сайтындагы “Видеоконференцияләр” сәхифәсендә танышырга була.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru