Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар халкының танылган шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Роберт ага Миңнуллин үз укучылары белән еш очраша. Г.Тукай әдәби музееның да ул көтеп алынган кунагы. Музей тормышында барган вакыйгаларда, әдәби һәм шигърият кичәләрендә актив катнаша.
25 сентябрь көнне Г.Тукай әдәби музее шагыйрь белән очрашу оештыра. Әлеге очрашуга Казан каласының 175нче мәктәп укучылары чакырылган.
Мәгълүм булганча, Тукай музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерүче үзәкләрдән санала. Музейханәгә өлкән яшьтәге кунаклар белән беррәттән яшьләр һәм балалар да бик теләп йөри. Биредә Тукайның тормышы, иҗаты буенча экскурсияләр генә түгел, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, Тукай иҗаты, тормышы белән бәйле истәлекле көннәр уңаеннан әдәби-музыкаль кичәләр еш оештырылып килә. Шундый әдәби кичәләрнең берсе Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан оештырыла да инде.
Роберт Миңнуллин балалар шигъриятенә КДУны тәмамлаганнан соң, “Сабантуй” газетасында эшләгәндә кереп китә. Лирик шигырьләре белән беррәттән, балалар өчен язылган әсәрләрен Шәүкәт Галиев, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек абруйлы каләм ияләре бик хуплап каршы ала. Аның иҗатында өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, сабыйлар проблемалары калку итеп чагылдырыла. Авторның “Безнең авыл зоопаркы” (1988), “Энекәш кирәк миңа”(1990) китаплары конкурсларда беренчелекне ала, ә 1994 елда “Дөньядагы зур алма” (1992) исемле китабы исә халыкара әдәби премиягә – Ганс-Христиан Андерсен исемендәге Мактаулы дипломга лаек дип табылды. Шагыйрьнең 60лап китабы дөнья күрде. Аңа балалар шигъриятенә керткән хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, ә 1998 елда “Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай премиясе бирелде.
Роберт ага республика тормышында җитди һәм җаваплы вазыйфалар башкарса да, балалар белән очрашуларга вакыт таба, алар белән гади һәм шул ук вакытта олыларча итеп аралаша белә, ди аның иҗатташлары.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt