Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан - Свияжск утрау-шәһәрчеге маршруты буенча велоузышта якынча 1 мең кеше катнашыр, дип көтелә. Бу хакта бүген булачак чарага багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов һәм велосипедта дөнья буйлап сәяхәттә катнашкан Павел Грачев белдерделәр.
Сергей Иванов сүзләренчә, 22 нче сентябрьдә булачак Казан - Свияжск утрау-шәһәрчеге велоузышы икенче ел уздырыла. Үткән елда ул тест режимында узган. Велоузышның максаты – Свияжскига велотуристларның игътибарын җәлеп итү, монда вакытны кызыклы уздырып булуын күрсәтү, шулай ук яңа дуслар табу. Быел велоузыш көне Автомобильсез көн белән туры килде, дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Велосәяхәтче Павел Грачев фикеренчә, Свияжск зур игътибарга лаек. Ә булачак чара велотуризмның үсешенә ярдәм итәчәк.
“Мин үзем Юдинода яшим һәм һәр көнне күпме кешенең велосипедка утыруын күрәм. Казанда велоинфраструктураның үсешенә игътибар итәргә вакыт. Без Ален белән (Ален Хәйруллин – велосипедта дөнья буйлап сәяхәттә катнашучы – Т-И. иск.) әлеге мәсьәләне башка илләрдә ничек хәл итүләрен чагылдырган материаллар җыйдык”, - дип сөйләде П. Грачев.
Сергей Иванов ачыклык керткәнчә, велоузышта ике төркем велосипедчылар катнашачак. Беренче 50 кешедән тупланган төркем югары әзерлек дәрәҗәсенә һәм йөрү тәҗрибәсенә ия велосипедчылардан торачак. Алар Казаннан Свияжскига төп төркем белән бер үк вакытта старт ала, аларның дистанциясе 80 км булачак.
Икенче, төп төркем һәвәскәрләрдән торачак. 22 нче сентябрьдә иртән Казанның вокзал яны мәйданында катнашучыларны теркәү булачак. Гариза бирүченең үзе белән паспорты булырга тиеш. Велосипедының яхшы хәлдә булуы сорала. Үзең белән аптечка, су, запас камера, кораллар булса, яхшы, дип киңәш бирде Павел Грачев.
Теркәлүдән соң, барлык катнашучылар махсус электропоездга утырып, “Свияжск” станциясенә юл тотачак.
Соңыннан алар велосипедларына утырып, Свияжскига кадәр якынча 15 км юл узачак. Утрауда катнашучыларны төрле волоярышлар, кайнар төшке аш, музыкаль программа, утрауның тарихи урыннары буйлап экскурсия көтәчәк.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң, чарада катнашучылар кабат велосипедларына утырып, тимер юл станциясенә кадәр барып җитәчәкләр, аннан электричка ярдәмендә Казанга кайтачаклар. Шулай итеп, катнашучылар үтәчәк гомуми дистанция 30 км була. Велоузышта катнашучылар физик авырлыклар кичермәячәк, дип ассызыклады министр урынбасары.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru