Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бостонда АКШ һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Американың төрле вузларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың зур шәһәрләреннән татар җәмгыяте активистлары, туган ил белән элемтәдә торган ватандашлар катнашты.
“Татарларның тарихи ватаннан читтә бер-берсен табулары, берләшүләре, традицияләрне, гореф-гадәтләрне, туган телне һәм мәдәниятне саклауга көч куюлары куандыра”, - диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләвенчә, АКШ һәм Канада Татарстан Республикасының мөһим икътисади һәм эшлекле партнеры булып тора, һәм татар җәмгыяте вәкилләре, әлеге илләр белән хезмәттәшлекне үстерү өчен, - яхшы ярдәмчеләр.
Ул искәртеп үткәнчә, республиканың АКШта сәүдә вәкиле бар, һәм аның бурычларының берсе – ТР белән тагын да тыгыз элемтәләр урнаштыру, ватандашлар белән багланышта булу.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасыда тормышка ашырыла торган һәм чит илләрдә яшәүче татарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар турында сөйләде. Бу “ТНВ-Планета” тапшырулары проекты, “Ана Теле” on-line татар телен өйрәнү программасы һ.б.
Моннан тыш, татар милли бәйрәме Сабан туе соңгы елларда Россия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә дә уздырыла, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Канададан очрашуга килгән ватандашлар хәбәр иткәнчә, Монреальда һәм Торонтода татарларны берләштерә, аларга үзенчәлекләрен, милли аш-суларын, телен саклап калырга ярдәм итә торган татар җәмгыятьләре бар. 2004 нче елда Канадада (Торонто) Сабан туе уздырылган, быел ул 10 нчы тапкыр бәйрәм ителгән, Канада татарларына Сабан туе уңаеннан сәламләү сүзен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сабан туе-2013 вакытында төшерелгән фильмны күрсәтте.
Ватандашлар 2012 нче елда, Бөтендөнья татар конгрессының бишенче съездында катнашу өчен, Казанга килгәнлекләре турында сөйләделәр. Алар 2014 нче елның язында Бөтендөнья яшь ватандашлар конгрессы (Казан) чараларында катнашырга планлаштыралар.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата барган затлар өчен концерт оештырылды, татарлар туган телдәге танылган җырларны башкардылар, биюләр белән чыгыш ясадылар.
Төньяк Америкада яшәүче татарлардан Татарстан Республикасы белән тыгызрак элемтәдә булу, АКШка татар продукциясен китерүне оештыру, ТР вузлары белән тыгыз элемтәдә булу тәкъдимнәре яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, студентларның Татарстан вузларында стажировкаларын оештырырга, КФУ белән хезмәттәшлек алып барырга тәкъдим итте.
Шулай ук ватандашлар Рөстәм Миңнехановка мондый очрашуны Нью-Йоркта оештырырга тәкъдим иттеләр, аларның сүзләренчә, Бостон фән һәм мәгариф булса, Нью-Йорк – ул бизнес, финанслар, инвестицияләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.