Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә ветераннарны төрле бәйрәм чараларына чакыру, хөрмәт итү – күптәннән традициядә. Быел да белем бәйрәменә барыбызны да җыйдылар.
3-4 яшьлек сабыйлар, башлангыч сыйныф укучылары, студентлар һәм укытучылар бик матур концерт-спектакль оештырдылар. Бу чараны барлык мәктәпләр өчен дә Белем бәйрәмен оештыру үрнәге итеп куеп булыр иде. Бар кешене дә котлап, ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшыргач, педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова әле менә шушы уку елы алдыннан уздырылган капиталь ремонт нәтиҗәләре, укыту-тәрбия шартлары белән танышып чыгарга һәм чәй өстәленә чакырды.
Педагогия көллиятенең эче, тышы өр-яңадан төзегәндәй искиткеч матур булып үзгәргән. Укыту кабинетлары заманча итеп җиһазландырылган. Кыскасы, Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге булырлык барлык шартлар да тудырылган. Республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәтебезгә, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка, Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нә-зировка, төзүчеләргә һәм педагогия көллияте коллективына без, ветераннар, иң изге теләкләребезне теләп, рәхмәтләребезне җиткердек.
Иркен, җайлы бүлмәләргә күчерелгән Әлифба музеен да карадык. Ә менә актлар залына килеп кергәч, моннан 30 ел элек педучилищеның төзелә башлаган чагы искә төште. Ул вакытларда Арча төзелеш оешмалары бик сыек, аякка басып кына килә. Төзелеш материаллары дефицит, җитеш¬ми. Казандагы бер силикат кирпеч заводыннан, чират торып, кычкырыша-сугыша, кирпеч ташыйбыз. Сыйфатлы кызыл кирпеч яки “облицовочный” дигәннәре юк иде. Тө¬зелеш оешмасында техника юк дәрә¬җәсендә, җитешми. Сыйфатлы итеп кирпеч салучылары да.
Ул заман өчен 782 укучылык мәктәп проекты белән төзелә торган бу бина – республикадагы авыл районнарында төзелеп килүче иң зур мәгариф объектларының берсе иде. Кимендә айга бер тапкыр “Татсельстрой” начальнигы, җитәкчеләр килеп “планерка” уздырып китәләр. Менә 1984 елның көзе, төп бинада эчке эшләр бара, ә без актлар залын төзергә тотынабыз. Проект буенча зал кечкенә – 200 урынлык кына. Ул вакытта ук педучилищеда меңгә якын студент укый. Төзелеш вакытына “ташчы” профессиясен үзләштергән югары квалификацияле укытучыларыбыз ул вакытлар өчен бик кыю тәкъдим кертәләр: төзелешне туктатабыз, иртәгә җитәкчеләр килә алардан актлар залын ике тапкыр зурайтып төзүне сорыйбыз. Зурайту өчен урын да бик җайлы, эш күләме дә әллә ни артмас иде.
Килделәр. Фикерне тыңладылар. Безнең теләкне берничек тә үтәп булмаячагын аңлаттылар: проектны үзгәртү өчен Мәскәүдән рөхсәт алырга кирәк, ул үзе елга якын вакытны сорый, ә без болай да төзелеш срокларына сыеша алмыйбыз, өстәвенә төзелеш материаллары да җитешми. Шуларны аңлаткач, төзелешне бер көнгә туктатып, “бунт” ясап утырган өчен бик каты шелтәләделәр.
Менә хәзер яңа актлар залында басып торабыз. Нәкъ моннан 30 еллап элек без хыялланганча ике тапкыр зурайтылган, 400 урынлы булган, зәвыклап җиһазландырылган. Һәм шул ук вакытта педагогия көллияте бинасын капиталь ремонтлаганда актлар залын зурайту, үзгәртү өчен проектын Мәскәүгә дә җибәрергә туры килмәгән. Мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов, район башлыгы А.Нәзиров, төзелеш оешмасы җитәкчесе З.Гарифуллин, бу эшнең мөһим икәнлеген аңлап, киләчәккә карап, урында хәл итәләр, гамәлгә ашыралар.....
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru