Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Югары уку йортларына кабул итү компаниясе төгәлләнгәнгә байтак вакыт үтте. Беренче курс студенты булу бәхетенә ирешкәннәр инде белем алу мәшәкатьләренә чумдылар, тормыш кискен үзгәргәндә була торган беренче стресс та хәзер күпчелектә узып бара, вуз аудиторияләрен таба алмый җәфа чигүләр дә артта калып килә. Ил күләмендә алганда кайбер вак-төяк җәнҗаллар чыккаласа да, кабул итү компаниясе барышында Россия законнарын бозуның җитди очраклары юк дип әйтергә мөмкин. Гаризалар тапшырудан алып кабул итү турындагы боерыклар элү көненә кадәрге процесс ришвәтсез, әшнәләрнең, куштаннарның борын тыгуларыннан башка гына уза. Биредә уңыш гарантияли торган бер генә нәрсә бар – синең имтиханда җыйган балларың. Кемнәрдер, бәлки, ришвәткә һәм “йонлач кул”ларга өмет тә баглаганнардыр, тик ышанып әйтергә була: алар уңышка ирешмәделәр. Ришвәтле, урлашулы чор БДИ белән бергә тәмамланды. Ришвәт һәм блат БДИда да уңыш тәэмин итми, чөнки имтиханнар тәмамлангач, ел саен ачыклана: “вип”-балалар бик әллә ни зур баллар җыя алмаганнар. Әмма йогынтылы әтинең яисә үткен әнинең баласы булу вузга керүнең башка – законлы һәм ярымзаконлы юлларын ача. Әти-әниле килеш ятимлек турында белешмә табучылар да, типсә тимер өзәрлекләрнең инвалидлыкка чыгу очраклары да күзәтелгәли. Тик болары өчен кабул итү комиссияләренә претензия белдереп булмый.
“Вип”лар өчен Россия кануннарына тулысынча туры килә торган, әмма югары уку йортына керүнең җәнҗаллар белән үрелгән ысулы бар. Бу – целевик булу, ягъни берәр югары оешманың (министрлыкмы анда, прокуратурамы), яки кайсыдыр төбәк-район хакимиятләренең юлламасы белән укырга килү. Монда сиңа бер генә таләп бар: укып бетергәч, юллама бирүче кушкан урында эшлисең. Бу кадәресе дә әле аның таләп булудан бигрәк өстенлекләр өлкәсенә карый, чөнки гарантияләнгән эш урыны (бигрәк тә үзең туган яктагысы) начар нәрсә түгел инде ул. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, целевикларның зур күпчелеге эш урыннарына кайтмыйлар, төшемлерәк башка урын табалар. Шуңа күрә быелның 1 сентябреннән гамәлгә кергән “Мәгариф турындагы” яңа Закон эшкә кайтмаган целевиклардан вузда укыган чыгымнарны кире кайтарту, шуңа өстәп саллы гына штраф та түләтүне күз алдында тота. Бу процедура белгеч булганнан соң төшемле эш урынына урнашырга теләгәннәргә целевик булып бюджетка керүгә караганда, түләп укуны отышлырак итә. Әлегә кадәр целевик булып вузга укырга керү бәхете бик азларга гына – асылда түрә-чиновник балаларына, аларның якын туган-әшнәләренә генә елмая иде. Целевикларга бәйле җәнҗаллар да менә шул нигездә чыга, вузлар целевиклар исемлеген игълан итү белән, тырнак астыннан кер эзләүче журналистлар исемлектән “элита” балаларының исем-фамилияләрен эзләп табалар һәм фаш итә башлыйлар. Фаш итәргә бер генә җирлек бар: гадәттә целевикларның баллары бюджетка гомуми конкурс аша үтәрлек түгел, бик түбән була. Зур гына түрәләрнең балалары да бюджетка үтүнең түбән чигеннән бик ерак торган баллар белән тапшыралар документларын. Мәсьәләнең этик яктан читен бер нечкәлеге бар: түрәнең игълан ителгән еллык кереме миллионнар һәм дистә миллионнар белән исәпләнә, ә баланы йөз мең сум түләп укытасы килми. Мондый кысмырлык идарәче бюрократияне бер дә бизәми, билгеле.
Целевикларның күпкә югары баллы гадәти абитуриентларны бюджет бүлегеннән этеп чыгарып, түләп укырга мәҗбүр итүләре әхлакый якны тагын да кискенләштерә. Медицина вузларында целевиклар бюджет урыннарының 50 процентка кадәрен яулап алалар, ә менә берничәсенең генә баллы гомуми конкурстан үтәрлек була. Әйдәгез чагыштырыйк: Казан медицина университетының “дәвалау эше” белгечлеге буенча бюджет бүлегенә гомуми конкурс аша үтүнең иң түбән чиге – 279 балл булса, целевик титулы 199 балл белән генә дә үтү мөмкинлеге бирә иде. Целевикларның байтагы гомуми конкурс аша үтүчеләрдән 50-60 һәм аннан да күбрәк баллга калышалар, ә гомуми конкурста бер балл да язмышны хәл итә ала. Целевикларны тулай торакка да беренче чиратта урнаштыралар, стипендия дә югарырак булырга мөмкин. Эш хәтта шуңа барып җитә: әтисенең башкаладагы фатирын арендага биреп, арзанлы тулай торак бүлмәсендә яшәгән целевикларны да очрата аласың. Шуңа күрә сенсация артыннан куучы матбугат әһелләренең бу категория абитуриентларга бәйле рәвештә зур гауга кубарырга тырышулары аңлашыла. Гауганың иң зурысы быел Башкортстанда чыкты. Анда хөкүмәтнең өч вице-премьерының, эре клиникаларның баш табиблары балаларының һәм тагын берничә кайбер йогынтылы түрәнең дәвамчыларының исемнәрен целевиклар арасыннан эзләп таптылар да киң җәмәгатьчелеккә игълан иттеләр. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов шуннан соң “вип-балаларга” бирелгән юлламаларны гамәлдән чыгарды һәм аларга вузга гомуми конкурс аша үтәргә әмер бирде. Тегеләрнең исә гомуми конкурска һич кенә дә көчләре җитәрлек түгел иде.
Целевиклар белән бәйле елдан-ел кабатланып торучы тарихлар безгә бер нәрсәне искәртә: үзен “элита” дип зурларга яратучы вип-түрәләр чынлыкта бернинди дә элита түгел, сәләт ягыннан, тырышлык ягыннан балалары гадәти кеше баласыннан күпкә калыша да хәтта. Боларга күркәмлекне, уңышлылык иллюзиясен бары тик әнә шул “вип” статусы гына бирә. Тагын бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни өчен төбәк-район лидерлары үзләренә кирәкле белгечлеккә укырга җибәргәндә балаларның иң сәләтлесен, иң уңышлысын түгел, гомуми фонда түбән күрсәткечләре белән аерылып торганнарын җибәрәләр. Димәк, болар белән эш мәнфәгатьләре түгел, ә кода-кодагыйлык принциплары идарә итә. Бу үзе үк сорау тудыра: район өчен мондый лидерның кирәге бармы? Ә бит целевикларга юллама биргәндә чишелешне аек акыл үзе күрсәтеп тора: бу белгечлек буенча укырга керергә теләгән балаларның иң югары баллысы белән килешү төзисең дә бернинди җәнҗалга да урын калмый. Районга яхшы белгеч кайтыр дигән ышанычың да зуррак була. Хакимиятнең абруена тап та төшми, киресенчә, гаделлек ул абруйны үстерәчәк кенә.
Чыганак: http://vatantat.ru