Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан каласында 12-14 сентябрь көннәрендә«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале үтәчәк. Фестивальне ачу тантанасы 12 сентябрьдә «Ливадия» шифаханәсендә уза.
«Түгәрәк уен» фестивале 2008 елда Ульян өлкәсенең Искекулат районында башланып киткән иде. «Түгәрәк уен» Татарстан, Башкорстан,Удмуртия, Мари Эл, Мордовия, Чуашстан республикалары, Пермь, Омски, Ульян, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе, Сарытау, Оренбург, Самар, Свердлау, Киров, Әстерхан, Кемерово, Волгоград өлкәләреннән катнашучыларны җыя. Фольклор фестивале төрле елларда Төмән, Свердлау, Самар өлкәләрендә һәм Пермь краенда оештырылды.
Бу Россия күләмендә уза торган беренче шундый фестиваль. Ул татарның борынгы фольклорына нисбәтләнә. Чараны оештыручылар раслаганча, фестиваль татар иҗади фольклор төркемнәрен үз тирәсенә туплаучы үзәк булып тора. Максаты да татар халкының күптөрле мәдәни мирасы белән таныштыру, аны саклау.
Фестиваль барышында 8 номинация - «Иң яхшы җырлаучы», «Иң яхшы җырчы төркем», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт башкаручы», «Традицион музыкаль уен коралларында иң яшхы башкаручы һәм төркем», «Иң яхшы фольклор-этно төркем», «Иң яхшы фольклор-хореографик төркем», «Иң яхшы фольклор-этник балалар төркеме» (10 яшьтән 14 яшькәчә), «Лауреатлар арасында иң яхшы фольклор-этнографик төркем» буенча конкурс оештырыла
Башка елдагы фестивальләрдән аермалы буларак, быел Казанга борынгы фольклор үрнәкләрен күрсәтүче фольклор төркемнәр генә җыелачак.
Фольклор проектында катнашучы-кунаклар Казанның истәлекле урыннары белән таныша алачак. Шулай ук республиканың җиде районында: Биектау, Саба, Теләче, Арча, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзәндә Россия төбәкләреннән килгән коллективларның концертлары оештырылачак.
Фестиваль ябылган көндә анда катнашучылар Кремль урамы буйлап Казан Кремленә кадәр урам йөрешенә чыгачак. Кремль алды мәйданында зур «түгәрәк уен» оештырылачак. Кремль эчендә интерактив мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк, татарларның төрле этник төркемнәренең җыр-биюләре, уеннары, йолалары, узган фестивальләр лауреатлары катнашында концерт күрсәтеләчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt