Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Без әти-әниләргә телефон сайлау эшендә ярдәм күрсәтергә булдык, әмма сыйфаты, бәясе ягыннан гына түгел, ә белгечләрнең “балалар” телефонының үзенчәлекләре турындагы киңәшләренә дә колак салдык.
Шундый мәзәк бар: “Кайчандыр күп сөйләшүче кеше дошманнар өчен табылдык булып торса, хәзер - кәрәзле телефон бизнесы өчен генә”. Күбебез тормышын телефонсыз күз алдына да китерә алмый башлады. Гәрчә без, өлкәннәр, кесә телефоны һәм интернет булмау сәбәпле, балачагыбыз “бәхетле” иде дип исәпләсәк тә, балаларыбызга барыбер әлеге “элемтә чара”сын сатып алырга ашыгабыз. Ни әйтсәң дә, балаңның нәрсә белән шөгыльләнүен белү өчен “смс” җибәрү яки “син кайда” дип шалтыратуыбыз да җитә бит. Менә шулай итеп күләмсез дә, үлчәмсез дә бер “тезген” хасил була да куя. Һәм күп кенә әти-әниләр өчен бу, телефон сатып алыргамы, юкмы дигән сорауга җавап биргәндә, төп дәлил дә булып тора.
- Гадәттә, әти-әниләр балалар өчен телефонның арзанрагын гына алырга тырыша, чөнки ватыр, югалтыр дип куркалар. Шуңа гадиен генә сатып алалар, - ди кәрәзле элемтә салоннарының берсендә эшләүче Ринат исемле менеджер-консультант. - Нәрсәдер тәкъдим иткәнче, без телефонның ни өчен кирәклеге белән кызыксынабыз. Әгәр бары тик шалтырату һәм “смс” язу өчен икән, “шалтыраткыч”лар дип йөртелә торган иң гади модель генә алсалар да була. Аларның бәясе мең сумнан да кимрәк, югалтса да – кызганыч түгел. Ә телефон уеннар һәм интернет өчен икән, хәзер өч меңгә гади смартфоннар да бар.
Кайбер ата-аналар кәрәзле телефон нурланышы балалар сәламәтлегенә зарар китерергә мөмкин дип курка. Салоннарда эшләүче хезмәткәрләр сүзенә караганда, кибетләрдә сатыла торган телефоннарның барысы да Ростест аша үткән, сертификатлы һәм, нинди бәядә булуга карамастан, зарарсыз. Шулай да баланың ничә яшеннән үз телефоны булырга тиеш соң? Психологлар, беренче сыйныфтан да иртәрәк түгел, дип киңәш итә. Башлангычта укыганда баланың әби-бабасына яки әти-әнисенә үзен ничәдә каршы алырга кирәклеген хәбәр итү зарураты туа. Бу яшьтә инде балада җаваплылык хисе барлыкка килергә тиеш. Ә ул хисне ничек булдырырга? Аңа йорттагы кайбер вазифаларны, мәсәлән, чүп чыгару, тузан сөртүне ышанып тапшырырга кирәк. Бала бу гади эшләрне сезнең үтенеч-үгетегезне дә көтмичә башкарырга өйрәнгәч, аңа телефон сатып алырга гына түгел, ә “счет”ына салу өчен акча да бирергә була.
Ә хәзер, әйдәгез, балага кәрәзле телефон алуның барлык плюс һәм минусларын үлчик тә уртак фикергә килик.
Бизнес-тренер, психолог Татьяна Савельева киңәшләре:
1.Аралашу психологиясе
Плюслары: сөйләшүгә ара ераклыгы, комачауламый, теләсәң – күршеңә, теләсәң Америкага шалтырат.
Минуслары: бәйлелек
Әгәр кеше өйдән телефонсыз чыкса, ул үзен элемтәсез бушлыкта калгандай хис итә. Шуңа телефонын кулыннан төшерми, әле шалтырата, әле смс яза. Моннан тыш хәзер аралашу теле артык гадиләшә, телефон аша сөйләшү этикасы сакланмый һәм аны саклау да гадәткә керми.
2."Бөтен кеше кебек” булу.
Плюслары: психологлар телендә әйткәндә, бала социаль төркемгә булган ихтыяҗын шушы “уенчык” ярдәмендә канәгатьләндерә. Бу аңа уңай хисләр өсти.
Минуслары: хәзер хәтта башлангыч сыйныфларда да ВИП балалар бар. Шуңа кемнең әти-әнисе баерак, аның телефоны кыйммәтрәк. Бу хәл баланың тормыш кыйммәтләренә карашын үзгәртергә дә мөмкин.
Мин шундый әниләрне беләм: аз хезмәт хакына җыештыручы гына булып эшләсә дә, ул ашамаса ашамый, киенмәсә киенми дигәндәй, әмма баласына партадашының телефоныннан да начарракны алмый. Болай эшләргә һич тә ярамый. Шулай ук балага безнең акчабыз “юк” дип тә әйтмәгез. Әти яисә әни кеше бу хактагы сөйләшүне менә болайрак кора: “Мин бик тырышам, кадерлем, әмма чәчләрең матур булсын өчен яхшы шампунь, син тәмле һәм файдалы ризык ашасын өчен азык-төлекнең әйбәтен... аласым килә”, - дип үзенең өйдәге һәм эштәге вазифаларын санап китә ала. Бала әти яки әнисенең никадәр күп эш башкарганын белергә тиеш: “Мин акчабыз булсын өчен барысын да эшлим. Бергәләп уйлашыйк әле, без аны ничек экономияли алабыз. Мәсәлән, син иртән ипи белән казылык сорыйсың, әйдә, солы боткасына күчик: файдалы да, арзан да. Тагын нинди юллары бар икәнен бергәләп эзлик”. Шулай ук бер уен уйлап чыгарырга була һәм баланы, ниндидер эшләре өчен бераз акчалата бүләкләүдә мин бернинди начарлык күрмим. Чама хисен генә онытып җибәрмәгез.
3.Мәгълүматны тиз генә алу.
Плюслары: бала дәфтәр битен фотога төшерә, дәреслекне “скачать” итә, интернеттан яңа сүзнең мәгънәсен карый ала.
Минуслары: тиз алынган мәгълүмат, тиз онытыла да.
Галимнәр исәпләп чыгарганча, хәзерге заман кешесе урта гасырда яшәүчеләрнең гомер буе җыйган мәгълүматын бер көндә алырга мөмкин! Бер яктан, бу укытучылар өчен уңайлы булыр иде, әмма балаларның күбесе телефонга төрле уеннар кертеп тутыра да, дәрестә уйнап утыра. Шуңа күп кенә педагоглар: “Әгәр уйныйсың икән, бу синең проблемаң” дип, моңа кул селти. Ә аннан соң ата-аналар баласын БДИга әзерләү яки билгеләрен яхшырту өчен акча түләргә мәҗбүр була. Балага телефонны дәрес вакытында бары тик мәгълүмат алыр өчен генә кулланырга кирәклеген аңлатыгыз.
Тагын бер мөһим ягы бар: телефон бала өчен табыну әйберенә әйләнергә тиеш түгел. Ул – чәйник яки үтүк кебек көнкүрештә кулланыла торган гадәти әйбер. Ә мондый мөнәсәбәткә бары тик әти-әниләр генә өйрәтә ала. Әгәр әти кеше руль артында утырганда телефоннан сөйләшә икән, ә ни өчен балага дәрестә шалтыратырга ярамый әле? Әгәр әни кешенең 2-3 телефоны булып, аңа кичке җидедән соң да, ял көннәрендә дә эше буенча шалтыраталар һәм ул үзе үк телефон этикетын бозарга рөхсәт итә икән, сабый моны “сеңдерә” һәм нәкъ шулай эшләячәк. Ата-аналар күрсәткән – балада чагылыш таба. Сезнең үзегезне тотышыгыз бала өчен сүзегездән мөһимрәк икәнен хәтердән чыгармагыз.
Чыганак: http://matbugat.ru