Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Мамадыш районының Гурьевка авылындагы башлангыч мәктәбе ябылыр иде, әгәр башлангыч сыйныф укытучысы асрамага бала алмаган булса.
Авыл кечкенә: анда барлыгы 50ләп кеше яши. Яшь гаиләләр исә 4-5 кенә. Кешеләр мал-туар асрап, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күрә. Клуб, кибет бар. Мәктәп агачтан салынган. Заманында, балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп ябылып торган. Ул вакытта укучыларның барысына да Нократ елгасы аша Кукмара районының Лубян мәктәбенә укырга йөрергә туры килгән. Әлбәттә, көн саен аларны елга буена озату, каршы алу әти-әниләр өчен зур проблема булган. 1984 елда “Нократ” совхозы булдырылгач, башлангыч мәктәп кабат ачылган.
2003 елдан бирле мәктәпне бары тик дүрт укучы тәмамлаган. Яңа уку елында бердәнбер укучы Никита Капустин Кукмара районының Лубян мәктәбенә бишенче сыйныфка күчкән. Шулай итеп, соңгы укучы мәктәпнең язмышын хәл итәсе булган. Уку елы тәмамлануга башлангыч сыйныф укытучысы, мөдир Елена Плисова аны саклап калу юлын эзләүгә керешә. Ахыр чиктә Плисовлар гаиләсе ятимнәр йортыннан бала алырга була. Ике ул үстергән, өстәвенә ятимнәр йортындагы Аделинаны үз гаиләсенә сыендырган Плисовлар бала тәрбияләүнең нәрсә икәнен яхшы белә. Аделина техникумда укый икән инде. “Ирем белән киңәшләштек тә 7 яшьлек Денисны уллыкка алырга булдык. Быел беренче сыйныфка барды. Сәләтле бала. Саный, укый-яза белә. Алдагы укучым Никита да бик әйбәт укыды”, – ди Елена Дмитриевна.
Хәзер дә Гурьевка башлангыч мәктәбен тәмамлаучы укучыларга белемнәрен өч чакрым ераклыктагы Лубян урта мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Әйткәнемчә, мәктәпкә бару юлы да гади генә түгел! Нократ елгасы аша көймә белән йөриләр. Елганың киңлеге – 300-400 метр чамасы. “Һәр гаиләнең үз көймәсе бар. Кайбер хуҗалыклар сөт сатарга йөри. Балалар көз, яз көннәрендә Лубянда яшәсәләр, кыш көне боз аша кайтып йөриләр. Якын-тирәдә бездән сигез чакрым ераклыктагы Кляуш мәктәбе бар, ләкин анда бару өчен юл юк. Елга аша куркыныч инде, балаларны әти-әниләр үзләре дә каршы ала”, – ди укытучы.
Елена Плисовага 44 яшь. Аделина да, Денис та Елена Плисовага “әни” диләр. Бары тик мәктәптә генә әни кеше Елена Дмитриевнага әйләнә. Укытучы әйтүенчә, ул уллыкка-кызлыкка алган балаларын үзенеке кебек якын күрә. Балалар да өйдә үзләрен иркен хис итә.
Чыганак: http://vatantat.ru