Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уку елы яңа башланып кына килә, әмма БДИ темасы һаман да көн кадагына суга торган төп темаларның берсе булып тора. Уйлап карасаң, әле имтиханга кадәр тугыз айлык марафон бар һәм проблема бары тик аңа әзерләнүче укучыларны һәм әзерләүче укытучыларны гына борчырга тиеш кебек. Ләкин чыгарылыш сыйныф укучыларын ничек итеп тикшерү мәсьәләсе илнең иң югары җитәкчелеге теленнән төшми.
Уку елы башланыр алдыннан һәм аның беренче көннәрендә үк Президент та, Премьер-министр да бу темага берничә тапкыр кагылырга мәҗбүр булдылар. Бу аңлашыла: ел саен БДИ уңышлы үтте дип ышандырырга тырышсалар да, имтихан елдан-ел абсурд театрын ныграк хәтерләтә, һәр адым саен сынауның мәгънәсе югала, тоталь караклык һәм ришвәт фонында белемнәрне тикшерү тикшермәүгә тәңгәлләшеп бара. Уку елы башында проблеманың яңадан актуальләшүе – үткән елгы имтиханның чынлыкта бернигә дә ярамавы, аның эшкә ашарлык механизмы һаман да булдырылмаганлыгы иң югары җитәкчелек тарафыннан танылды дигән сүз ул. Шушы фонда мәгариф түрәләре БДИ баллары буенча рейтинглар төзиләр, мәктәпләрнең һәм төбәкләрнең эшенә бәя бирәләр. Җитәкчеләрнең берсе үткән елның рекордлы күрсәткечләре турында сөйләгәндә, моны мәгарифтә кулланыла башлаган грантлар системасының уңышлы булуына дәлил итеп китерде. Сер түгел: укытучыга грант бирү механизмы үзе дә шул ук БДИ тапшыру театрыннан бик әллә ни аерылмый һәм ике төрле ялганның бергә кушылып реаль уңышка китерүе һич тә мөмкин түгел. Ниндидер могҗиза булып, киләсе елга имтиханның гадел механизмын урнаштыра калсалар, мәгариф түрәсенең грантлар һәм БДИның югары баллары арасындагы бәйләнеш турындагы сүзләре аны нинди кыен хәлгә куйганын күреп булыр иде. Тик түрәләр яхшы белә: һәр уку елы башында имтиханның кырыс һәм гадел булачагы хакында янаулар ишетелә дә, көннәр язга авышуга, дилбегә бушатыла һәм беренче имтиханда ук тулы хөрлек хакимлек итә башлый.
Имтихан турында соңгы көн яңалыгы булып Президент Путинның Мәскәү мэры вазыйфаларын башкаручы Сергей Собянин белән очрашуы вакытында яңгыраган БДИ биремнәренең банкын ачык итү турындагы идея тора. Идея начар түгел, аның кайбер уңай яклары бар, шул ук вакытта әллә ни яхшы дип тә әйтеп булмый. Биремнәрне ачык итәргә мөмкин, ябык итәргә мөмкин, җиңеләйтергә була, катлауландырырга була, имтихан бланкын алтынланган яки көмеш йөгертелгән кәгазьләрдә басарга да ярый, гадәти кәгазьдә бассаң да берни дә үзгәрми – эш боларда түгел. Мәсьәлә бит имтиханны кем бирүдә: укучы үзе бирәме, укытучысы булышамы, әллә инде бөтенләй ялланган команда эшлиме аның өчен биремнәрне. Әлегә без күбрәк соңгыларын күзәтәбез. Әгәр дә шулай булмаса, БДИ темасын Президент тикшереп утырмас иде, бу аның эше түгел, профессионаллар эше.
Профессионаллар киләсе уку елына нәрсәләр вәгъдә итә соң? Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итүче баш түрә – ул урынга яңа билгеләнеп куелган Сергей Кравцов БДИ кабул итү пунктларын киметү, аларны аккредитацияләү, имтихан бирүчеләрне металл эзләгечләр аша үткәрү һәм телефон элемтәсен томалаучы җайланмалар кую турындагы мәсьәләләр каралуы хакында хәбәр итте. Җәмәгать күзәтүчеләре имтиханда катнашуларын дәвам итәчәк, федераль күзәтүчеләр институты булдырылачак. Контроль-үлчәү материаллары сәгать пояслары буенча эшләнәчәк. Металл эзләгечләр белән элемтәне томалаучы җайланмаларны искә алмаганда, барысы да бюрократик процедуралар гына һәм үткән еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, алар берни дә бирми диярлек. Телефон томалагыч үткән ел Ерак Көнчыгышта урнаштырылды һәм шул ачыкланды: техника да карак укучыларга теләктәшлек белдерә икән, чөнки имтихан вакытында эшләүдән баш тарткан булып чыкты. Моны яңа техниканың әле өйрәнелеп бетерелмәгән булуы белән аңлаттылар.
Өйрәнү өчен андый җиһазны башлангыч сыйныф укучысына бирергә кирәк иде, теләсә нинди гаджетны уңышлы эшләтә торган балалар телефон томалагычларны да эшләтер иде. Ришвәт алырга күнеккән мәгариф бюрократиясе ул иң гади төймәгә дә акча түләнмичә басарга өйрәнә алмый. Бу шартлы рефлекс дип атала – акча күргәч кенә хәрәкәт ясала. Эшли торган техника имтиханда бик эффектлы үзе. Үткән ел мин карап тордым: мәктәпнең тышкы ягына урнаштырылган видеокамера гына да имтихан алу пунктын караклар штурмыннан азат итте. Видеокамера куелуга, мәктәп тирәсе чистара, аны алуга, арткы ишеккә шуышучы төркемнәр барлыкка килә.
Бик кызганыч күренеш, билгеле, мәгариф бюрократиясенең әти-әниләр белән берлектә әхлакый түбәнлеккә төшүе. Видеокамера куелганда, мәгълүмат тапшыручы бердәнбер канал булып телефон кала. Шушы ике каналны реаль рәвештә бикләү генә имтиханда объектив нәтиҗәләр бирәчәк, һәм менә шуннан соң гына ниндидер рейтинглар турында сөйләшергә мөмкин булыр иде. Хәзер рейтинглар ярышы ришвәт планкасының югарыга күтәрелүе белән янәшә бара. Моны һәркем аңлый, шуңа күрә балларның югары булуы шунда ук шик уята. Имтиханны гадел биргән укучылар да Мәгариф министрлыгына мәктәптә укыганда ирешкән уңышлары турында хисап биреп мәшәкатьләнделәр үткән җәйдә. Имтиханны югары нәтиҗәгә биргәннәре өчен гаепле булып чыктылар.
Хәзер инде баллары түбән булган төбәкләрдә имтихан гадел булган дигән караш ил күләмендә тенденциягә әйләнеп бара. Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары итеп Чечня Республикасының элекке мәгариф министры Анзор Музаев билгеләнгәч, федераль чыганаклар ачыктан-ачык белдерде: Музаевның билгеләнүенә бу республикада рус теле буенча балларның Төньяк Кавказ округында иң түбән булуы этәрде. Чечняда 64 имтихан алу пунктының һәр аудиториясендә видеокамералар урнаштырганнар икән һәм баллар түбән тәгәрәгән. Чечен эффекты киләсе елда бөтен Россиядә дә кабатланырмы, әллә түрәләрнең ришвәткә һәм ялганга булган хирыслыгы җиңәрме – киләчәк күрсәтер. Әлегә БДИ ил җитәкчелегенең абруен төшерүче, балаларда белем алуга стимулны үтерүче механизм булып тора.
Чыганак: http://vatantat.ru