Татар мәгарифе порталы
“Кырлай” күңел ачу паркы балалар өчен янә бәйрәм оештыра. 7 сентябрь көнне биредә “Балалар – безнең киләчәк” исемле чара узачак. Шулай ук казанлылар “Беренче сыйныфлар аллеясе” фотопроектын да карый алачак.
“Беренче сыйныфлар аллеясе”ндә 10 мең фотография урнаштырылган. Балаларның сурәтләре астында аларның киләчәктә кем булу турындагы хыяллары язылган.
Бәйрәм булгач, җыр-биюсез генә булмый инде. Кунаклар өчен балалар һәм үсмерләр коллективлары чыгыш ясаячак. Махсус мәйданчыкларда исә төрле бәйгеләр һәм мастер-класслар уздырачаклар.
“Казгорсеть” мәйданчыгында оештыручылар элемтәче, сервис-инженер һөнәрләре турында сөйләячәкләр. Шулай ук балалар өчен бәйгеләр, уеннар оештырылачак, “хайтек” күргәзмәсе исә аларны заманча технологияләр белән таныштырачак.
Икенче мәйданда балалар һәм үсмерләр полиция хезмәткәре, кинолог, янгын сүндерүче, табиб һәм коткаручы һөнәрләре турында тулырак мәгълүмат алачак.
“Адым яса!” мәйданчыгында бию буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Хип-хоп, би-бой, брейк, сальса, латино, ирланд биюләре һ.б. - монда һәр кеше үзенә кызыклы бию төрен сайлый ала.
“Киноакадемия” балаларга үзләрен радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы һәм кинорежиссер сыйфатында сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.
Кечерәк яшьтәгеләргә исә өй хайваннары күргәзмәсе, табигать, дуслык, бер-береңә ярдәм итү турындагы бәйгеләр, оригами, пластилин, рәсем ясау, чигү буенча мастер-класслар тәкъдим ителә.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt