Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа уку елы башланды. Мәктәпкә йөрү, дәресләрне үзләштерү, өйгә бирелгән эшләрне башкару мәшәкатьләре өстәлде. Ә менә укучыларга нинди дәреслекләр буенча белем бирергә? Элеккеге елларда илдә барысы да бер дәреслекләрдән укыды, ә хәзер исә мондый таләп юк, мәктәп, укытучы ата-аналар белән берлектә дәреслекләрне үзе сайлап укыта ала. Мәскәү төбәкләрдә тарих дәресләренең төрлечә укытылуы белән риза түгел, бердәм дәреслек булырга тиеш дигәнне алга сөрә. Россиянең Иҗтимагый палатасы, РФ мәдәният министры Владимир Мединский тәкъдиме белән, рус әдәбиятының да яңа концепциясен булдыруга керешкән дигән мәгълүматлар бар. Бу җәмгыятьтә зур бәхәс куптарды. Ә сез ничек уйлыйсыз? Совет заманындагы кебек бердәм дәреслекләрдән белем алу дөресме, әллә сайлау мөмкинлеге булганда уңайлыракмы?
Мөдәррис ВӘЛИЕВ, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты җитәкчесе:
– Сайлап алу мөмкинлеген булдыру һәр өлкә өчен дә яхшы дип саныйм. Автомобиль сатып алганда төрлесенә утырып карап, сыныйсың, ошаганын сайлыйсың бит. Ипинең дә төрлесе бар: агы, карасы – кайсысы тәмлерәк, йомшаграк, шуны сатып алабыз. Китап, дәреслекләр белән дә шул ук хәл. Элек бер китап белән барысы да укый иде. Әле дә 20 ел буе бер дәреслектән, дәрес планын үзгәртмичә бер калыпка салынган көенчә белем бирүче мөгаллимнәр бар. Ләкин заман үзгәрде, динамика башка.
Укытучылар, мәктәпләр нинди дәреслек отышлырак, уңышлырак – шуны сайласын. Яңа буын дәреслекләре баланы фикерләргә, үзаңны эшкә җигәргә өйрәтә. Укытучы бу очракта юнәлеш бирүче булырга тиеш. Заман белән бергә атлаган мөгаллим яңадан-яңа, бүгенге тормыш таләпләренә туры килгән китаплар сайларга тиеш дип уйлыйм. Моннан куркырга кирәкми. Дәреслекләр методика белән генә аерыла, укыту программасы үзгәрми бит. Минимум программасы бар, барысы да белергә тиеш булган белем базасы расланган, алар укытыла. Әгәр дә, мәсәлән, бер мәктәптә әдәби әсәрләрне укып, икенчеләре аны белми калса, бусы начар. Башкортстанда татар әдәбиятының күп кенә классиклары дәреслеккә керми кала, аның урынына җирле әдипләр өйрәнелә. Менә монысын дөрес дип санамыйм.
Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернат укытучысы:
– Мин үзем татар, инглиз, төрек телләрен укытам. Сыйфатлы, кызыклы китаплар никадәр күбрәк, шулкадәр отышлы. Дәреслек ул – укытучыга ярдәмче, белем бирүдә өстәмә әсбап дип саныйм. Авторлар теманы үзләштерүдә үзләренең методикасын тәкъдим итә. Мин төрлесен сынап карыйм, иң отышлысы белән эшлим. Татар теленнән дә дәреслекләр төрле-төрле, ләкин алар барыбер эчтәлеге, бизәлеше ягыннан аксый. Инглиз теле өчен дәреслекләрне Оксфордтан яздыртып алабыз. Төрек теле дәреслекләреннән дә канәгатьбез. Миңа да, балаларга да ошый. Нинди китаплар, дәреслекләр буенча укытуны ата-аналар белән бергә хәл итәбез. Балалар укысын, ошасын, белем эстәсен генә дип телиләр. Дәреслекләрнең төрлелеге уку-укыту процессын җанландыра. Менә татар теле, әдәбияты буенча кимендә 10 төрле дәреслек, методика булсын иде ул, куаныр гына идем!
Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА, Казан шәһәре Телләр, иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәтләр бүлеге белгече:
– Мин үз вакытында Казанның 17 нче татар гимназиясендә Макаров системасы белән математика укыттым. Аңа кадәр миңа шул ук методика буенча укытучым белем бирде. Ул вакытта бик үзенчәлекле алым иде ул. Хәзер төрлесе бар. Математиканы Петерсон дәреслекләре буенча үзләштерәләр. Мин үзем моның начар ягын күрмим. Гади авылда укып, 10-11 нче сыйныфларны Казан мәктәбендә тәмамладым. Башкалада башка китаплардан укыйлар иде, ләкин авырлык сизмәдем, алар белгәнне мин дә белә идем. Олимпиадада җиңү дә авыр булмады. Уку да, укыту да – ул иҗади процесс. Экспериментлар булырга тиеш дип саныйм.
Кызым 4 нче сыйныфка күчте, федераль стандартларга нигезләнеп язылган яңа дәреслекләр буенча укый башладылар. Математикага әлегә бер дәгъвам да юк. Ләкин рус теле, табигатьне өйрәнү дәреслекләрендә рус мәдәниятенә өстенлек бирелә, чиркәү, монастырь тарихлары, русларга кагылышлы тарихи урыннар тасвирлана. Өстәмә иҗади эш бирелгәндә без Казан тарихы, мәчетләр турында укыйбыз, язабыз.
Лилия ЗӘЙНЕТДИНОВА, ике бала анасы:
– Без укыган чакта китаплар сайлау юк иде, барысы да бертөрле китаптан белем алды. Бер яктан, мин бер китаптан гына укуны узган көн дип кабул итәм. Яңа сыйфатлы, эчтәлекле китапларны сайларга мөмкинлек бар икән, бик яхшы. Ләкин кайсысы яхшы, кайсысы начар икәнен ничек белергә? Уку елы уртасында китап алмаштырып булмый. Әйе, дәреслекләр РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана, мөһер сугыла, ләкин тузга язмаган дәреслекләрнең мисаллары белән Интернет тулды. Кем ничек тели, дәреслекләрне шулай яза. Элек моңа җитдирәк караганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Аннары балаларның төрле китаплардан укуы олимпиадаларда катнашканда да сизелә. Быел лицейга кердек, сынау имтиханнарын узганда балаларның төрле китаптан белем алганы нык сизелде. Кемдер бер теманы узган, ә кемдер белми булып чыкты.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat