Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Моннан берничә атна элек татарлар арасында Камал театры яңа радио ача икән, анда бары тик гыйбрәтле мәхәббәт маҗаралары гына яңгыраячак, дигән хәбәр йөрде. Баксаң, театр тамашачыларга “Мәхәббәт FM” спектакленең премьерасын әзерләгән икән.
5, 6, 11 һәм 25 октябрьдә Камал театрында “Мәхәббәт FM” спектакленең премьерасы була. Аның режиссеры һәм драматургы – Илгиз Зәйниев. Төп рольләрдә Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Спектакльдә вакыйгалар автор тарафыннан уйлап чыгарылган “Мәхәббәт FM” дип аталган Казандагы бер радиостанциядә башланып китә. Иләс Миләсов (Эмиль Талипов) һәм Чулпан (Гөлчәчәк Гайфетдинова) - коллегалар. Егет - ди-джей, кыз - тавыш режиссеры. Араларында җаваплы мәхәббәт булса да, әлеге пар хисләрен тануга озын-озак сынаулар аша килә. Башка геройлар да үзләренчә мәхәббәтләрен эзлиләр. Ә менә вакыйгалар ничек тәмамланыр, һәркем үз ярын таба алырмы – анысы әлегә билгесез.
«Төп вакыйгалар сызыгы Тарантино киноларын хәтерләткән кызу диалоглар һәм сәхнәләр белән үрелеп барыла. Тик биредә Америка режиссерына хас булганча кемнеңдер ихтыярына каршы килү, басым ясау юк. “Мәхәббәт FM» - ул җырлар, юмор, пародияләр... Бу уйлап чыгарылмаган, ә сәхнәгә ирекле җил булып очып кергән бүгенге яшьләрнең яшәү рәвеше: шәһәр урамнарында, кафе-барларда, дискотекаларда үз-үзләрен тотышы...» - дип сөйли премьера турында театр тәнкыйтьчесе, театрның әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов.
Спектакльдә театрның бөтен яшь артистлары катнаша: Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов, Айгөл Миңнуллина, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алмаз Сабирҗанов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Ләйсән Фәйзуллина, Раил Шәмсуаров һәм шулай ук Миләүшә Шәйхетдинова. Шунысы кызык, спектакльнең репетицияләре башланганда пьеса әле язылмаган була: Илгиз Зәйниев аны репетицияләр барышында, атап үтелгән артистлар өчен махсус яза. Әсәрнең соңгы варианты сентябрьдә генә әзер була!
“Мәхәббәт FM” радиосында нинди мәхәббәт тарихы туганлыгын белергә теләүчеләрне артистлар спектакльнең премьерасына 5 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә Камал театрына чакыра!
Чыганак: http://www.kamalteatr.ru