Татар мәгарифе порталы
Татарстанга туристларны ничек җәлеп итәргә? Республика белән кызыксынучылар санын арттыру өчен нинди яңа карарлар кабул итеп була? Әлеге сорауларга җавапны җитәкчеләр халык белән бергәләп эзләргә булган.
Шушы көннәрдә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы республикада эчке туризмны үстерергә булышачак өр-яңа, инновацион проектларга бәйге игълан итте. Конкурста туризмны үстерү буенча социаль яктан мөһим эшчәнлек алып бара торган барлык төр оешмалар катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аннары исә махсус билгеләнгән экспертлар төркеме барлык эшләрне тикшереп, шулар арасыннан иң кызыклы һәм үзенчәлекле дип табылган проектны сайлап ала. Аның хуҗасы исә үз идеясен тормышка ашыру өчен 500 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнәчәк.
Шунысы да мөһим - конкурста җиңү өчен идея тәкъдим итү генә җитми. Әлеге инновацион эшчәнлекне тормышка ашыру буенча проект та яхшылап әзерләнгән, эшлисе эшләр адымлап язылган булырга тиеш.
Татарстан җитәкчелеге республикада эчке туризмны үстерүдә халык ярдәме кирәклеген дә аңлый. Шуңа күрә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы халык белән элемтәгә кереп, алар тарафыннан әйтеләчәк теләк-тәкъдимнәргә дә колак салырга булган. Бу максаттан берничә социаль челтәрдә “Татарстанның туризм өлкәсендә өр-яңа проектлар” дип аталган махсус төркемнәр булдырган. Әлеге төркемнәргә кергән һәркем үз уй-фикерләрен язып калдыра, шул рәвешле Татарстанда эчке туризмны үстерүгә үз өлешен кертә ала.
Чыганак: http://www.intertat.ru