Татар мәгарифе порталы
Мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема булмаса да, яшь белгечләргә эш табылган.
Быел Чирмешән муниципаль районы мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган дүрт яшь белгеч эшкә кайткан. Яшь укытучылар барысы да районда туып үскәннәр, биредә мәктәпләрне тәмамлаганнар. Бүген, оптимальләштерү барганда, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема юк. Шулай да яшь белгечләргә эш табылган.
Айгөл Ганиева Казан федераль университетының Алабуга институтын тәмамлаган. Аның әнисе дә укытучы. Шуңа да ул бу эшнең үзенчәлекләре белән яхшы таныш.
- Балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Кечкенә чакта әнинең дәресләрендә утырдым, үземне дә шулай, укытучы булып күз алдына китерә идем,- ди Айгөл. – Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты. Мин - укытучы.
Айгөл 1нче Чирмешән урта мәктәбендә тарих укытачак.
Валентина Барабашкина да шул ук уку йортында һөнәр үзләштергән.
- Әнием укытучы булгач, мин дә үзем өчен шул һөнәрне сайладым, - ди Валентина. – Институтны бетереп, туган ягыма кайтасы килде.
Чирмешән сагындыра. Ул Югары Кармалка мәктәбендә инглиз теленнән белем бирәчәк.
Утыз Имән кызы Гөлгенә Әминова да югары уку йортын тәмамлап районга эшкә кайткан. Ул инглиз теле укытучысы, Иске Кади мәктәбендә эшләячәк.
Татьяна Кудряшова Лениногорск музыкаль сәнгать педагогика көллиятендә һөнәр алган. Татьянаны Чирмешән лицеена эшкә билгеләгәннәр, биредә ул педагог-оештыручы вазыйфаларын башкарачак, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru