Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән әлеге исемлеккә 886 кеше эләккән. Министрлыкның махсус карары нигезендә Россия регионнарыннан 304 яшь талантның шәхси счетына 60 мең сум күләмендә премия күчерәләчәк. Бу Россиякүләм һәм халыкара конкурс–олимпиада җиңүчеләре. Ә 582 бала 30 мең сум алачак. Болары – төрле олимпиада призерлары. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2008 елда дәүләт ярдәме алачак яшь талантлар арасында 26 татарстанлы да бар.
Аларның унбере – 60, унбише – 30 меңлек премиягә лаек булды. Мисал өчен, “Киләчәккә бер адым” Россия фәнни-социаль программасы кысаларында укучы яшьләр олимпиадаларында җиңүче Фәридә Әхмәтҗанова (Әлмәтнең 2нче лицее), “Фәнни потенциал - XXI” укучылар һәм студент яшьләрнең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы җиңүчесе Андрей Галухин (Бутлеров исемендәге химия институты), балалар өстәмә белем бирү учреждениесендә укучылар арасында Бөтенроссия фәнни экологик-биология олимпиадасы лауреаты Аннан Гарнышева (Түбән Кама), Россия Яшьләр кышкы олимпиадасы җиңүчесе Денис Исайкин (Казан).
Бу исемлек соңгысы түгел. Дәүләт ярдәме алачак талантларны октябрь ахырына кадәр, соңгы олимпиада һәм конкурс нәтиҗәләре чыгарганчы билгелиячәкләр.
Әлеге прмияне Россия Федерациясе гражданы булган 14–25 яшьлек кызлар–егетләр алырга мөмкин. Бу – Халыкара, Бөтенроссия, төбәк олимпиадаларында һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм аларның призерлары. Әлеге проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле ел да федераль бюджеттан Россиянең 5 меңнән артык сәләтле яшен бүләкләү өчен 200 млн. сум акча бүленеп бирелә.
Алда сезгә 26 бәхетленең тулы исемлеген тәкъдим итәбез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
education_doc3_101.zip | 165.34 KB |
- Караулар саны: 2761
- Бастыру