Татар мәгарифе порталы
Җәйге ял чоры артта калып бара. Республикабыз театрлары яңа сезонга әзерләнә. Әлмәт драма театры, мәсәлән, быел 69нчы яңа иҗат сезонын 26 сентябьдә премьера белән ачарга җыена.
Әлмәт театрының әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова хәбәр иткәнчә, 26 һәм 27 сентябрь көннәрендә тамашачылар Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакленең премьерасын карый алачак.
Шушы көннәрдә театрда яңа спектакльгә соңгы әзерлек эшләре бара. Сәхнә әсәрендә театрның барлык артистлары катнаша икән, быел труппага килеп кушылган яшьләр дә әлеге спектакльдән читтә калмаган. Бу аларның Әлмәт сәхнәсендә беренче чыныгулары булачак, ди Әнисә ханым. Спектакльне танылган артист һәм режиссер Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә.
Ә сезон ачылганчы бер төркем артистлар Самара өлкәсенә гастрольгә китә. Сентябрьнең 11еннән 17сенә кадәр алар өлкә авылларында Илгиз Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?” спектаклен уйнаячак. 19-ында исә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда чыгыш ясаячаклар.
Сентябрь аенда театр Бертольд Брехтның “Туй” спектакле белән I регионара “Театраль Идел” фестивалендә катнашырга җыена. Идел буе шәһәрләре ассоциациясе, Самара Театр әһелләре берлеге һәм Самара шәһәр округы администрациясе уздыра торган бу фестиваль әле беренче тапкыр оештырыла. 15еннән 22сенә кадәр ул Самара шәһәрендә уза. Әлмәт театры 18 сентябрьдә Самара академия театры сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt