Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Безнең журнал балаларга бик кирәк түгел! Без хәзерге балаларны тәрбияләү процессыннан артта калганбыз. “Салават күпере” журналы мөхәррире Зиннур Хөснетдинов әнә шундый фикергә килгән әле. Балалар тормышы белән якыннанрак танышу өчен ул Казанның иң алдынгы тәрбия йортларында йөргән икән.
Бүген журналистлар өчен “Идел-Пресс” полиграф-нәшрият комплексына сәяхәт оештырылды. Барыбызга да мәгълүм булганча, “Идел-Пресс” Татарстанның иң зур китап бастыру оешмаларыннан санала. Комплексның генераль директоры Ришат Хәсәнов белдергәнчә полиграф-нәшрият заманча технологияләр кулланып эш итә.
“Соңгы елларда ихтыяҗ күбрәк балалар әдәбияты, дәреслекләр һәм дини басмаларга күзәтелә. Шуңа күрә төп көчне дә әнә шул юнәлешләргә юнәлдерәбез. Дәреслекләргә килгәндә, кәгазънең сыйфатлысы, ачык, якты буяулар кулланыла. Китапларның тышлыкларына игътибар итсәгез, алар җиңел һәм сыгылмалы (интеграль тышлык), шул ук вакытта чыдам да. Бу исә мәктәп укучыларына шактый җиңеллек тудыручы фактор булып тора,” - диде Ришат әфәнде.
Быелның апреленнән “Идел-Пресс” китап һәм дәреслекләр бастыру өчен яңа җиһазларын куллана башлаган. Кәгазънең ике ягына да беръюлы басучы “Маnroland” машинасы күп заказларны үтәргә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш чарада Казанда нәшер ителүче “Салават күпере” (Зиннур Хөснетдинов), “Ялкын” (Ленар Закиров) журналлары һәм “Сабантуй" газетасы җитәкчеләре, “Татарстан китап нәшрияты”ның баш мөхәррире Ленар Шәех, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев, “Татармультфильм” оешмасы җитәкчесе урынбасары Альбина Бәшәрова. Алар һәрберсе үзләре әзерләп чыгара торган продукция белән һәм яңалыклары белән таныштырды.
Татар яшүсмерләре арасында шактый популярлык казанган “Ялкын” журналы бай тарихлы басмалардан санала. 90 еллык гомере эчендә биредә нинди генә шәхесләр көч куймаган. Хәзерге җитәкчеләре дә заманча рухтан артка калышмый эш итә. Биредә еш кына алдынгы укытучыларның, укучыларның киңәшләре дөнья күрә. Даими рәвештә яшь, кызыклы авторлар белән таныштырып бару да үз нәтиҗәләрен бирә.
Әйтик, “Татармультфильм” татар мультфильмнарын гына дөньяга чыгара дисәгез, нык ялгышасыз. Әлеге оешма нәшрият буларак та үзен танытып килә. Алар чыгарган продукция китап базарында лаеклы урын алып килә. Нәфис-анимацион басмалар татар мультфильмнары нигезендә бастырыла. Һәр китап диск белән баетылган. Традицион китап формалары белән бергә, инновацион китапларга да игътибар бирелә. Аларның хезмәтләренә интернет киңлекләрендә дә юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, iPad “TatarCartoon”, “iBook” кушымталары.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt