Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2007 елдан көллият РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү академиясенең тәҗрибә мәйданчыгы булып тора.
Белем көне алдыннан Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, Арчада булып, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен, В.Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәпне, “Бәләкәч” балалар бакчасын һәм 5 нче гимназияне карады.
Арча педагогика көллиятендә Фәрит Мөхәммәтшин капиталь ремонттан соңгы үгәрешләр, “Әлифба” музее белән танышты. 2010 елда көллияткә 80 ел тулган. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, башланыч сыйныфларда укытучыларны, музыка, чит тел һәм физкультура укытучыларын әзерлиләр. 2007 елдан көллият РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү академиясенең тәҗрибә мәйданчыгы булып тора.
Биредә парламент башлыгына укытучыларның белемен күтәрү системасы турында сөйләделәр, Educare (Сингапур) компаниясе тарафыннан кертелә торган белем бирү программасы буенча алып барылган дәрес күрсәттеләр.
1 нче урта мәктәптә Фәрит Мөхәммәтшинны биредә тормышка ашырыла торган юнәлешләр белән таныштырдылар. Спикер “Бәләкәч” балалар бакчасында тудырылган шартларны югары бәяләде.
Арчаның 5 нче гимназиясендә исә район укытучылары һәм укучылары белән очрашу үтте. “Арча районы республиканың тулаем, аерым алганда, белем бирү өлкәсе үсешенә зур өлеш кертә. Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең соңгы республика киңәшмәсе юкка гына Арчада үтмәде”, - диде спикер.
Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин һәм Арча муниципаль районы Алмас Нәзиров булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары бүләк итте һәм якынлашып килүче Белем көне белән котлады, дип хәбәр итә парламентның Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru