Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел да башкала мәктәпләренең төрле юнәлештәге рейтинглары төзелде.
Казан мәгариф идәрәсе быел да башкала мәктәпләренең рейтингын төзегән. Анда уку белән бәйле эшчәнлек нәтиҗәләрен генә түгел, укучыларның шәхесен социальләштерү, сәламәтлек саклау, спорт белән шөгыльләнү, милли мәгарифне үстерү күрсәткечләре дә исәпкә алынган. Бүген бу рейтинг белән ТР вице-премьеры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашкан Казан педагоглары август киҗәшмәсендә таныштырдылар.
Беренче унлыкта - Казанның инде дистә ел дәвамында алдынгы технологияләр кулланып эшләүче, тәҗрибәле директор Л.Кочнева җитәкләгән 7 нче гимназия һәм 2 нче лицей-интернат, 4 нче гимназия-интернат, 145 нче лицей, 122 гимназия, 15 гимназия, 75 гимназия, 131 лицей, 132 мәктәп, 139 гимназия һәм 93 гимназия. Рейтингны 46 нчы мәктәп, 32 мәктәп, 108, 112, 173, 25, 6, 82, 92 мәктәпләр йомгаклый.
“Хөрмәтле җитәкчеләр, рейтинг нәтиҗәләре – үз мәктәбеңнең рәсми булмаган статусын билгеләргә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешмәскә дә мөмкин, ә спорт белән актив шөгыльләнүгә, сәламәтлек саклаучы җирлек булдыруга безгә ни комачаулый? Бу рейтинг ата-аналарны мәктәптәәге реаль хәл турында мәгълүмат белән тәэмин итә ала. Мәгариф идарәсенә исә идарә итү белән бәйле карарлар кабул итүдә җирлек булып тора”,- дип белдерде Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, узган ел рейтингны төзегәндә алынган индикаторларның дөреслеге нибәтеннән мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең хис-тойгылары бик көчле булып истә калган. “Бер ел үтте, теләк-тәкъдимнәрдән чыгып, сез күп эш башкардыгыз. Без моны идеаль рейтинг дип әйтмибез. Ул гел яңартылып торачак. Бу параметрлар мәктәп эшчәнлеге турында ялгыш фикер йөртүдән саклый. Без бүген нәтиҗәләр белән танышабыз: ничек инде лицейлар йөзлекне йомгаклый ала? Миңа калса, гимназия һәм лицей атамалары үзе үк җаваплылык өсти. Аларга бит күпме игътибар бирелә. Бу хаталар бетерү юнәлешендә алып барылган эш булырга тиеш”, - диде ул.
Бүген мэр хәбәр иткәнчә, рейтинглар төзүгә зур игътибар бирелә. “Мин рейтинглар объектив картинаны чагылдыра дип саныйм. Монда иң мөһиме – ачыклык. Ачыклык – теләсә кайсы системаның төп принцибы. Казан мәктәпләренең Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән башкала мәгариф идарәсе сайтында һәркем таныша ала”, - диде мэр, мәктәп директорларын да үз сайтларында 1 сентябрьгә кадәр БДИ нәтиҗәләрен урнаштырырга чакырып.
“Быел безне 100 балл җыючылар да, медаль алучылар саны да күп булу шатландыра. Химия, физика, җәмгыять белеме буенча 80-100 балл җыючылар саны 4 тапкыр артты. Инглиз теле, биологиядән һәм тарихтан яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр саны ике тапкыр ярымга күбрәк булды. Универсиада узуга карамастан, инглиз теле өстенлекле юнәлеш булып кала, грантлар дәвам итәчәк. Без ике дәүләт телендә дә камил сөйләшергә тиеш.
Быел БДИның минималь чиген узмаган укучылар саны 2,5 тапкырга кимеде. Без бу саннар артында теге яки бу баланың язмышы торуын онытмаска тиеш. Казанда начар мәктәпләр булырга тиеш түгел”, - дип, Илсур Метшин Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллиннан ел саен начар күрсәткечләр бирүче мәктәпләрнең эшчәнлеген анализларга чакырды. Финляндиядә начар укучы балаларны урта күрсәткечләргә кадәр тарту тәҗрибәсе белән таныштырды.
Быел БДИда 100 балл җыйган 21 укучы Казаннан чит җирләргә киткән. Аларның икесе – чит илне, 19ы - Мәскәү, Санкт-Петербургның дәрәҗәле югары уку йортларын сайлаган. Мэр фикеренчә, “акыллы башлар”ны үзебездә калдыру юнәлешендә эшләргә кирәк.
Быел шулай БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәпләр рейтингы, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча мәктәпләр рейтингы, балалар бакчалары буенча рейтинг та төзелгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru