Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның мәгариф өлкәсенә быел акчаны кызганмаганнар. Шәһәр бюджетының яртысыннан артыгы – 8 миллиард сум шушы юнәлешкә тотылган. Һәм бу үзен аклаган да: башкала республикабыз шәһәрләре һәм районнары арасында белем бирүдә беренче урында.
Кайсы юнәлешне генә алып карасаң да, Казанга тиңнәр юк. Олимпиадаларда җиңүчеләр исәбе, укучыларның БДИда күрсәткән нәтиҗәләре, төрле грантлар откан укытучылар саны һ.б. бик күп критерийлар буенча башкалабыз лидер. Бу хакта зур горурлык белән укытучыларның шәһәр август конференциясендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде.
Узган ел белән чагыштырганда, шәһәр мәгарифен финанслау 12 процентка арткан. Соңгы 5 ел эчендә исә бүлеп бирелгән акчалар күләме үсеше 40 процентны тәшкил иткән. Моның нәтиҗәсендә башкалабыз мәктәпләренең материаль-техник базасы яңартылган, мөгаллимнәр һәм укучылар өчен тиешле шартлар тудырылган.
Укытучы хезмәте акчалата да бәяләнә башлады.
Укытучылар аз хезмәт хакы ала дигән заманнар үткәндә калды инде. Соңгы елларда бу юнәлештә уңай якка үзгәрешләр сизелерлек булды. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бүген 1,38 ставкага эшләүче мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы 29 мең 563 сум. Казан Россияның башка шәһәрләре арасында бу күрсәткеч буенча 5 урында тора. Мисал өчен, Мәскәүдә педагогларның уртача хезмәт хакы 73 мең, Петербургта - 39 мең, Пермьдә - 35 мең, Уфада - 33 мең.
Казан мэры Илсур Метшин башкалабызның күп кенә өлкәләрдә Мәскәү һәм Петербургтан гына калышып өченче урында торуын билгеләде. Укытучылар хезмәт хакы күләмендә дә бу тенденцияне сакларга кирәк, диде ул уены-чыны белән.
Тәрбиячеләрнең хезмәте дә быелдан башлап тиешенчә бәяләнә башлады. Алар бүген уртача 22 мең сум ала. Ә менә өстәмә белем бирү педагогларын кайгыртучы әле дә юк. Аларның хезмәт хакы нибары 14 мең сум гына икән.
Нәниләрне кайгырталар.
12 меңгә якын бала быел беренче тапкыр балалар бакчасына барачак. Гомумән алганда, мәктәпкәчә тәрбия йортларына 75 процент бала йөри. Бу сан гомумреспублика, хәтта гомумроссия күрсәткечләреннән дә югарырак. Шулай да балалар бакчаларына кытлык саклана бирә. Бигрәк тә 1,5 яшьтән 3 яшькәчә балаларны урыннар белән тәэмин итү кыен.
Бу зур проблеманы хәл итү юнәлешендә республикабызда күп эшләр башкарылды. “Бәләкәч” программасы бик күп сабыйларны бакчалы итте. Шәхси-дәүләт партнерлык нигезендә төзелгән тәрбия йортлары да киенкерелекне бераз киметте.
Быел исә балалар бакчаларына чиратны киметү буенча федераль программа башлангыч ала. Аның кысаларында 5 яңа балалар бакчасы төзергә, тагын 5 бакчаны төзекләндерергә ниятлиләр. Моның нәтиҗәсендә өстәмә 1500 урын барлыкка киләчәк.
Кәгазь боткасына чыдар хәл юк
Укытучыларның иҗади эшләргә теләкләре бар. Әмма моңа әлеге дә баягы кәгазь боткасы комачаулый. Быел республиканың иң яхшы укытучысы исемен яулаган Сергей Шадрин шулай дип белдерде. Һәм залда җыелган мәгариф вәкилләре бу сүзләрне хуплады.
Берничә ел элек мөгаллимнәрне иң борчыганы - хезмәт хакы һәм бюрократизм мәсьәләсе иде. Беренчесенә хәзер тел-теш тидерүче юк, ә менә икенче проблеманың әле дә хәл ителгәне юк. Киресенчә, мәктәпләргә электрон технологияләр кулланыла башлау белән кәгазь эше артты гына, диләр педагоглар.
Илсур Метшин да бу мәсьәлә ел саен һәр җыелышта күтәрелә, әмма уңай үзгәрешләр әле дә юк, дип билгеләде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр мәгарифе башлыгы Илсур Һадиуллинга бу мәсьәләне хәл итәргә вакыт инде дип, моңа аеруча игътибар итәргә өндәде.
“Хисап – ул бик кирәк нәрсә. Әмма мәктәп директорлары, укытучылар сөйләгән дәрәҗәдәге бүгенге бюрократизмнан мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк”, - ди шәһәр башлыгы.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt