Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чаллының унбер мәктәбендә яңа уку елында 10нчы сыйныфлар булмаячак. Белем учаклары, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе мәктәптә укуын дәвам итәргә теләмәгәнгә күрә, алардан баш тартырга карар кылган. Автокаланың мәгариф идарәсендә моны өлешчә укучыларның белем дәрәҗәсе түбән булуы белән аңлаталар.
1 сентябрьдән Чаллының 5, 6, 12, 14, 17, 38, 43, 45, 48, 49 һәм 51 нче мәктәпләрендә 10нчы сыйныфлар булмаячак. Безгә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева хәбәр иткәнчә, 10 нчы сыйныфларны гамәлдән чыгару карарын һәр мәктәп үзе хәл иткән.
– Беренчедән, бу мәктәптә өлкән сыйныфларда профиль фәннәрен алып бару өчен квалификацияле педагоглар булмауга бәйле. Икенчедән, балалар мәктәптә булган профильне сайларга теләмәгән. Ә кайбер очракларда 9нчы сыйныфларның 10нчы сыйныфка барудан баш тартуының сәбәбе укучыларның өлгереше түбән булуга бәйле – алар БДИ тапшырудан курка, – ди Золотарева. – Боларга бәйле рәвештә, укучылар йә көллиятләргә, йә үзләренә кирәкле профиль сыйныфлары булган мәктәпләргә барачак.
Әйтергә кирәк, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында Чаллы мәктәпләренең 10нчы сыйныфлардан баш тартырга карар кылуына гаҗәпләнгәннәр. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, Чаллы, Казан кебек үк, БДИ нәтиҗәләре буенча әйдәп баручылар рәтендә, шуңа да моны укучыларның өлгереше начар булу белән бәйләү бик тә сәер. Хәер, түрәләр мәктәпләр мондый мәсьәләләрне үзләре хәл итәргә хокуклы ди.
Үз чиратында, Лидия Золотарева монда гаҗәпләнер әйбер юк дип белдерә, алдагы елларда да автомобиль төзүчеләр каласында 10нчы сыйныфларны юкка чыгару тәҗрибәсе булган.
Кутузов исемендәге 12нче урта мәктәп директоры Илүсә Яруллина да 10нчы сыйныфлардан баш тартуның бернинди сәер якларын күрми.
– Безнең мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлаган 67 укучының 11е генә 10нчы сыйныфка барырга теләк белдерде, – ди директор. – Калганнары техникумнар һәм көллиятләрне сайлады. Бу укучылар һәм аларның әти-әниләренең теләге булды. Алар узган елның ноябрендә гомуми җыелышта ук бу теләкләрен җиткергән иде. Укучылар иртәрәк һөнәр үзләштерергә теләде. 10нчы сыйныфка баручыларга да ярдәм күрсәтелде – без ел башында якын-тирәдәге мәктәп директорлары белән укучыларны урнаштыру турында килештек. Гыйнвар аенда алар белән танышып, нинди профиль буенча укырга теләүләрен белдек.
Илүсә Яруллина сүзләренчә, 10нчы сыйныфлар булмау аркасында укытучыларның хезмәт хакы кимемәячәк – йөкләмәне барысына да тигезләп бүләчәкләр. Ә 12нче мәктәп өлкән сыйныф укучыларының кимүен беренче сыйныфка керүче балаларны арттыру хисабына компенсацияләгән.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt