Татар мәгарифе порталы
Республика мәктәпләренә математика, физика, химия, информатика, биология һәм география укытучылары җитешми.
Республика мәктәпләренә математика, физика, химия, информатика, биология һәм география укытучылары җитешми. Бу хакта педагогларның Арчада узган киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Бигрәк тә физика укытучыларына ихтыяҗ зур. Министр сүзләренчә, вәзгыятьне яхшырту максатыннан, Алабуга һәм Яр Чаллы югары уку йортларында белгечләр әзерли башларга кирәк.
Ул шулай ук быел яшь укытучылар өчен грантларның саны 300гә җитүен хәбәр итте. “Табигать-математика циклы һәм технология укытучыларына ихтыяҗ булу сәбәпле, бу белгечләр өчен грантлар күләме 10 меңгә кадәр арттырылды һәм ул 3 ел дәвамында ай саен түләнәчәк”, - диде Э.Фәттахов.
Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Президент ярдәме белән 1 сентябрьдән КФУның 10 магистранты өчен “Киләчәк укытучысы” дигән грантны гамәлгә куйган. Алар урта гомуми тулы белем бирү системасында педагог программасы буенча шөгыльләнә. Магистратурага физика, исәпләү математикасы һәм технологияләр, фундаменталь медицина һәм биология, математика һәм механика, химия институтын тәмамлаучылар кабул ителгән. Аларга 7 мең сум күләмендә стипендия түләнә.
Министр сүзләренчә, тармакны кирәкле белгечләр белән тәэмин итми торып, белем бирү сыйфаты турында сүз алып бару авыррак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru