Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.
Бүген Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза. Киңәшмә быел “Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр” дигән темага багышлана.
Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу нисбәттән әлеге теманың актуаль булуын, мәгълүмати технологияләрнең генә белем бирү системасының нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруын билгеләп үтте. Арча төбәге республика киңәшмәсен уздыру урыны итеп юкка гына сайлап алынмаган.
Биредә тәҗрибә уртаклашырлык әйберләр күп. Аерым алганда, татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” дистанцион белем бирү уңышлы оештырыла (моның белән бүген Арча педагогик көллиятендә танышырга мөмкин иде). Шулай ук укучыларга мәктәптә башлангыч һөнәри белем бирү, мәктәптән тыш вакытны оештыру эше дә мактауга лаек.
“Билгеле, файдалы тәҗрибә республиканың башка районнары һәм шәһәрләрендә дә бар. Татарстан белем бирү системасы уңай динамика кичерә. Зур күләмле федераль һәм республика проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә аның материаль, технологик базасы яхшырды. “Киләчәк” белем бирү стратегиясе тормышка ашырыла. 2013 елда гомуми белем бирүне яңартып кору буенча чараларга федераль бюджеттан 700 млн сум акча җәлеп итәргә мөмкинлек булды. Ике ел эчендә капиталь ремонт өчен ел саен 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелде”, - диде Президент. Шулай ук 2,2 млрд сумнан артык акча – балалар бакчалары төзелешенә каралган финанс чарасы. Аның 962 млн сумы – федераль бюджеттан.
Президент хәбәр иткәнчә, укытучыларның һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең хезмәт хакы арткан. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы укытучыларныкы – 60, тәрбиячеләрнеке 72 процентка үскән.
“Татарстан чит илләрдәге алдынгы тәҗрибәне куллана. Бигрәк тә укытучыларга методик ярдәм күрсәтү өлкәсендә Сингапурдагы коллегаларыбыз тәҗрибәсе кызыклы. Татарстан белем бирү өлкәсе тиз-тиз адымнар белән алга барсын өчен, барысы да эшләнә. Әмма иң заманча материаль-техник база, алдынгы технологияләр дә белем бирү системасын яңарта алмый. Моның өчен иң мөһиме - кирәкле күнекмәләргә һәм компетенциягә ия булган педагог шәхесе. Һәр укытучы һәм тәрбияченең үсеп килүче буынга белем бирү буенча иң яхшы методикаларны һәм технологияләрне белүе зарур.
Август киңәшмәсеннән турыдан-туры трансляция ТР Хөкүмәте порталында http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/broadcast.htm адресы буенча күрсәтелә.
Энгель Фәттахов “Татарстан Республикасы белем бирү системасы проблемалары һәм перспективалары” дип аталган төп доклад белән чыгыш ясады.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru